Картлык шатлык түгел диләр. Бигрәк тә ялгызың гомер кичерергә калса.
Өлкән кеше бит әле тәрбиягә генә түгел, җылы сүзгә, якты карашка да мохтаҗ. Азмы андыйлар арабызда! Караучысыз әби-бабайларны картлар һәм инвалидлар йортлары үзләренә сыендыра, анысы. Әмма гаилә җылысын берни дә алыштыра алмый. Нәкъ менә ялгыз әби-бабайларның хәленә кереп, Татарстанда "Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә" дигән яңа проект эшли башлады.
Өлкәннәрне опекага алган гаиләләргә хөкүмәт ай саен пособие түли. Беренче төркем инвалидлар өчен ул – 8 мең сум, икенче төркемгә – 6 мең сум, өченче төркем һәм инвалидлыгы булмаган әби-бабайларны тәрбияләгәнгә - 4 мең сум.
–Районыбызда әлеге проект нигезендә өлкәннәрне тәрбиягә алучылар бар. Чуваш Чүпрәлесеннән Шемеевлар гаиләсе, Иске Чүпрәле авылында яшәүче Низамовлар гаиләсе, мәсәлән, шундыйлардан.
–Бу бик игелекле һәм җитди гамәл һәм проектның таләпләре дә шактый. Иң беренче чиратта әби яки бабайны тәрбиягә алучы хезмәткә яраклы, хөкемгә тартылмаган, торак шартлары яхшы булырга, ә начар гадәтләре, хроник чирләре, ике арада туганлык мөнәсәбәтләре булмаска тиеш, - ди район халкын социаль яклау идарәсе җитәкчесе Зөлфия Юсупова.
Шемеевлар дигәч, без күрше Чуваш Чүпрәлесе авылына юл тоттык...
Ирле-хатынлы Галина һәм Юрий бик уңган кешеләр. Капка төбеннән үк ялт итеп торган йортлары – авыл күрке. Шемеевлар гаиләсе киң күңелле, игелекле булуы белән дә аерылып тора. Гаиләләренә алар ялгыз карчык Вера Ивановна Утееваны сыендырганнар.
Вера Ивановна моңарчы Яңа Элмәле авылында гомер кичергән. Тормышка чыгып, ике балага гомер биргән. Шуның берсе яшьли вафат булган, ә икенчесе тумыштан авыру. Аны 26 яшенә кадәр тәрбияли ана кеше. Вера Ивановнаның башлап тормыш иптәше бакыйлыкка күченә, аннан улы... Шулай итеп, ул ялгызы кала.
Вера Ивановнаның яшәү шартлары бик начар була. Мунчага ул авылдашларына –Шемеевларның таныш-белешләренә йөри. Шуннан күрешеп, танышып китәләр. Күп тә үтми, Галина белән Юрий, балалар белән киңәшләшкәннән соң, аны Чуваш Чүпрәлесенә алып кайталар.
Вера Ивановнаның бүгенге көне бик бәхетле. Йорты җылы, урыны чиста, өстәл тулы ризык. Иң мөһиме – гаиләдәгеләрнең ярату, игътибарыннан бәхетле ул. Үзе дә тик утырмый, хәлдән килгән кадәр ярдәм итәргә тырыша. Аңа 78 яшь.
–Хуҗалыгыбызда күпләп терлек тотабыз, бакча тутырып бәрәңгесен, яшелчәсен, җиләк - җимешен үстерәбез. Балаларның үз тормышы. Юрий да читкә чыгып эшли. Ә мин өйдә. Менә Вера Ивановна белән икәү, киңәшләшеп, бергә-бергә яшибез, – ди Галина Шемеева.
Билгеле, Галина һәм Юрий Вера апаны тәрбиягә алганда проектны күздә тотмаганнар. Бары күңелләре шулай кушканга эшләгәннәр. Ни генә булмасын, Шемеевларның игелекле бу гамәле бик соклангыч һәм күпләргә үрнәк!
Нет комментариев