2011 елда алар гаиләсенә көтмәгәндә зур кайгы килә - тормыш иптәше, балаларының әнисе Марина 31 яшендә үлеп китә. Әти кеше 10 яшьлек улы Николай, 5 яшьлек кызы Анжела һәм яңа туган ике айлык нәни кызы Роза белән торып кала.
Хатынын югалткан көннәрдә, 36 яшьлек Юрийга бик авыр була, әлбәттә. Аеруча әнисеннән калган кечкенә кызы Роза белән ни эшләргә дә белми ул. Әмма, бар көчен җыеп, балаларны язмыш кочагына ташламыйча, аларга төп терәк булырга керешә. Иң элек үзләре белеп эш итәрлек, мөстәкыйльлек тәрбияли балаларында. Һәм әйтергә кирәк, ул моңа ирешкән дә - балалар өй эшләрен яхшы гына башкарырга өйрәнгәннәр. Һәркайда пөхтәлек хөкем сөрә, һәр нәрсә җыелган, үз урынында, тәртиптә.
-Дөрес, кирәк чакта туганнар ярдәмгә килә,- ди Юрий.
Тик әлеге сүзләр никадәр, күңелне тынычландырырлык яңгырамасын, һәркемнең үз мәшәкате, дигәндәй, "таякның авыр башы" барыбер дә әти кешегә төшә.
Үткән тормыш юлы шактый сикәлтәле булса да, күпне күрергә туры килсә дә, (бу урында Юрийга җиде яшь тирәсендә үзенең дә әтисе вафат булып, ятим калуын, ә армия хезмәтеннән кайткач, әнисенең дә үлеп китүен әйтергә кирәк) ул үз тормышына шөкер итеп яши. Хуҗалыгында ике баш мөгезле эре терлек, кәҗәләр асрый, тавык-чеби тота, яңадан сипләп мунчасын өлгерткән. Хатыны вафатыннан соң, сыерны да сатмый әле ул, үзе сава. Ә кечкенә кызы өчен кәҗә алып җибәрә. Кәҗә сөте - әни сөтенә охшаш, диләр бит. Аш-су ягыннан да уңганлыгы арта: ипине, камыр ризыкларын үзе өйдә пешерә башлый. Хәзер инде балалары да буй җиткән. Николай- 10нчыда, Анжела 5 сыйныфта укый, ә Роза киләсе елда мәктәпкә барачак.
Роза әтисенә сырпаланып, аның яныннан бер минутка да читкә китми. Олылары да әтиләренә яратып, сөеп карыйлар.
-Берәр кая барсам, я чыгып китсәм, шунда ук артымнан килеп җитәләр, саклап кына торалар үземне. "Үскәч, әти, без сине үзебез карыйбыз", дип әйтәләр,-ди Юрий, елмаеп.
Ата кеше балаларының укулары белән дә даими кызыксынып тора. Улы 9нчы сыйныфтан соң, укырга китү турында уйлана башлагач, кырт кисә ата кеше. "Урта белем алмыйча, бер кая да җибәрмим", ди.
-Яңа гаилә корырга уйламыйсызмы, дигәнемә Юрий: "Ул турыда уйлаганым юк, вакыт җитми: эш, балалар ... " дип җавап бирде.
Батыревлардан чыкканда күз алдымда бер маҗара яңарды. Бер елны әнинең ана казы бәбкә чыгарды да, үлеп китте. Ата казга калды бәбкәләрне үстерү. Яз башында чалт аяз көнне көтмәгәндә эре-эре боз ява башлады. Бозлы яңгыр узып киткәч, бәбкәләр искә төшеп эзләргә тотынсак - ата каз җирдә ята, ә бәбкәләр юк. Якынрак килгән идек, ата казның хәлсезләнгән канаты астыннан бер-бер артлы сары башлар күренде. Әти кеше аларны канат астына җыйган да, үз гомерен тәбигать хозурына тапшырган -үләргә эше җитсә дә балаларын саклаган иде...
Шундый хисләр туды күңелдә бу гаилә белән танышкач. Кайбер әни кешеләр дә балаларыннан баш тарткан бер заманда яп-яшь Юрий балаларын канат астына җыйган да "Мин бәхетлемен", ди. Я, Ходай, киләчәген дә бәхетле ит, бу гаиләнең!
Нет комментариев