Көн темасы рубрикасы буенча яңалыклар
-
Чүпрәле пенсионерлары белемнәрен күтәрә
"Халыкара Өлкәннәр көне" декадасы барган көннәрдә бер төркем район пенсионерлары "Өченче буын университеты" программасы кысаларындакомпьютерга өйрәнү буенча курсларны башлап җибәрделәр.
-
Чүпрәлеләр Советлар Союзы Герое Петр Юхвитовны искә алдылар
Бөек Ватан сугышы каһарманы, 1918 нче елның 2 октябрендә Хорновар - Шигали авылында туган.
-
Чүпрәледә көзге ярминкәләр гөрләде
Үткән шимбә район базар территориясендә Өлкәннәр көне уңаеннан традицион көзге ярминкә узды. Анда авыл хуҗалыгы предприятиеләре, шәхси ярдәмчел хуҗалыклар һәм эшмәкәрләр катнашты.
-
Картлык һәркемгә килә. Шатлыклардан торсын иде ул
Ил буенча октябрь ае башындагы ункөн "Өлкәннәр декадасы" дип игълан ителә. Шушы ун көн буена өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар үтә.
-
Иске Чүпрәле авылында яшәүче Рауза апа Сираҗетдиновага 90 яшь тулды
Көз аеның гүзәл бер чоры-Өлкәннәр көне якынлашкан көннәрдә Иске Чүпрәле авылында яшәүче Рауза апа Сираҗетдинова 90 яшен тутырды.
-
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итте
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехов Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз беренче кысаларында республиканың эчке һәм тышкы хәле турындагы еллык юллама белән мөрәҗәгать итте. Чара Салих Сәйдәш исемендәге ЗДКЗда (Казан) узды. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин,...
-
Көчле Россия генә республиканың, татарларның уңышлы үсешенә гарант була ала – Р.Миңнеханов
(Казан, 21 сентябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бары тик көчле Россия белән генә безнең республиканың, татарларның уңышлы үсешенә гарант була алуында ышаныч бар. Бу хакта бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы хәле турындагы еллык юлламасында белдерде. Бу - бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз...
-
Чүпрәлеләр ил белән бергә йөгерде
"Татарстан кроссы- 2017" дип аталган спорт бәйрәмендә быел 600 артык чүпрәлеле катнашты. Ике километрлы арада үз көчен сынап карарга теләүчеләр арасында ун яшьтән алып алтмыш яшькәчә райондашыбыз бар иде. Кросста катнашучыларны күреп, чынлап та, спорт яшькә карамый икән, дип уйлап куясың. Әлеге бәйрәм кысаларында авыл җирлекләрендә дә шундый чаралар узды.
-
Чүпрәледә шикәр чөгендере алу дәвам итә
Быелгы көз авыл эшчәннәрен үзенчә сыный. Ике атнага соңгарып башланган урып - җыю эшләре әле дә тәмамланмаган. Тагын ун мең гектарга якын бөртеклеләрне җыеп аласы бар (26%). Әледән - әле килеп яуган яңгырлар ашлык сугу комбайннарына эш темпын җәелдерергә мөмкинлек бирми. Хәзер шикәр чөгендерен алу чоры да җитте. Терлек азыгы...
-
Чүпрәле терлекчеләре кышка әзерләнә
Район башлыгында үткән чираттагы киңәшмәдә авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм терлекчелек белгечләре агымдагы елның сигез айлык эш нәтиҗәләрен һәм алда торган кышлату чорына әзерлекнең торышын анализладылар.
-
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Республика көне белән котлады
Безне туып-үскән җиребезгә чиксез мәхәббәт, Ватаныбыз - бөек Россиягә тугрылык хисе берләштер, диелә мөрәҗәгатьттә.
-
Чүпрәледә яңа ФАП һәм капиталь төзекләндерүдән соң, балалар бакчалары ачылды
Республика һәм район оешу көненә район халкы, аерым алганда Кече Уби авылы халкы өчен олы бүләк буларак яңа фельдшер-акушерлык пункты куллануга тапшырылды. Биредәге Үзәк урамга аерым бер гүзәллек өстәп торган балалар бакчасының һәм шундый ук, бина-район үзәгендәге 1 номерлы иске Чүпрәле "Кояшкай" балалар бакчасының да тантаналы ачылышлары олы бәйрәмгә-олы бүләк...
-
Чүпрәледә урып - җыю көндәлеге
Исегезгә төшерәбез, быелгы уракта районыбыз игенчеләре алдына 38,5 мең гектардагы бөртекле һәм бөртекле - кузаклы культураларның уңышын җыеп алу бурычы куелды.
-
Чүпрәледә комбайнчылар арасында яңа җиңүчеләр ачыкланды
Район басуларында уракның кызган чагы. Агроидарә начальнигы Ирек Мөхәммәтҗанов әйтүенчә, һәр көнне ашлык суктыруда 70 - кә якын комбайн катнаша. Һава шартларының да эссе һәм коры торуы игенчеләргә ашлыкны җыеп алу темпын киметмәскә тулы мөмкинлекләр бирә.
-
Чүпрәледә адынгы комбайнчылар бүләк алды
Басуларда уракның кызган чагы. Район башлыгы Александр Шадриков белән агро идарә начальнигы Ирек Мөхәммәтҗанов комбайнчылар янында булып эшнең барышын карадылар, белгечләр һәм җитәкчеләр белән киңәшләштеләр, игенчеләрнең кәефләрен сораштылар.