Көн темасы рубрикасы буенча яңалыклар
-
"Мәктәпкә җыенырга булыш!" акциясе кысаларында Чүпрәледә беренчеләргә портфельләр тапшырылды
Матур гадәт буенча яңа уку елы башланыр алдыннан Татарстанда аз тәэмин ителгән, ишле гаиләләрдә тәрбияләнүче укучыларга, инвалид әти-әниләре белән яшәүче балаларга, инвалид балаларга "Мәктәпкә җыенырга булыш!" хәйрия акциясе кысаларында ярдәм күрсәтелә. Әлеге акция республика моннан 10 ел элек 2007 елда беренче тапкыр старт алган иде.
-
Чүпрәлеләр ашлык басуында
-Быел барлык кыр эшләре дә соңгарак калды. Табигать тә игенчене үзенчә сыный сыман. Үткән ел 17 июньдә уракка чыккан идек, быел 5 августта гына урып - җыюга керештек. Сабан культуралары әле дә булса өлгереп кенә килә. Мондый эссе көннәр торса урак эшен озакка сузмаска исәп,- ди фермер хуҗалыгы җитәкчесе Ильмир...
-
“Цильна“ алдынгылары иген басуында
Урып-җыю эшләренә бүгенге көндә барлык хуҗалыклар да кереште. Узган һәм аннан алдагы еллардагы корылык ашлыкны кадерләргә кирәклеген тагын бер кат искәртте. Быел да һава шартлары игенчелек өчен кулай түгел.
-
Рөстәм Миңнеханов: «Сүз көрәштереп, беркая китә алмыйбыз – тыныч кына Васил Шәйхразиевка уңышлы эш телик»
Бүген Бөтендөнья татар конгрессының VI съездында Милли Шура оешты һәм аның составы сайлап куелды. Шураның рәисе вазифаларын башкару Татарстан вице-премьеры Васил Шәйхразиевка йөкләнде.
-
Чүпрәле игенчеләре уракка төште
Авылда кызу вакыт-урып-җыю башланды. 2 августта "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасы, район хуҗалыклары һәм җәмгыятьләре арасында беренчеләрдән булып, уракка төште. Икмәк язмышы, табыныбыз муллыгы-игенче-механизаторлар һәм уракта катнашучылар кулында.
-
Чүпрәле авылларына сыйфатлы су килә
"Кисим дисәң - талы, эчим дисәң суы юк",-дип язган "Ватаным Татарстан" журналисты Мәрди Рафиков безнең районга килеп киткәннән соң. Ул еллардан соң бик күп вакыт үтте, әлбәттә. Ә районда эчәргә яраклы су җитмәү проблемасы соңгы өч елда гына әле актив рәвештә хәл ителә башлады. Чүпрәле районы җитәкчелегенең бу юнәлештәге тәкъдимнәрен...
-
Мәңге яшә син, Мунчәли: авыл бәйрәме узды
Җәй айларында районда Авыл бәйрәмнәре гөрли. Мунчәли авылында исә әлеге чарага әзерләнү традиция буларак дәвам итә. Быелгысы аның юбилейлы даталарга: мәчетнең 10 еллыгы, авыл тарихының 510 еллыгына багышлануы белән истәлекле булды.
-
Көчебез–бердәмлектә: райондагы төзелешләр
Район үзәгендә дә, авылларда да һәр елны диярлек берәр төрле яңа объект: фельдшер-акушерлык пункты, я булмаса күпфункцияле үзәк калкып чыга, я социаль әһәмиятле биналар капиталь төзекләндерелә. Әле кайчан гына бергәләп район үзәгендә Амфитеатр ачылуның шаһиты булган идек, хәзер исә физкультура-сәламәтләндерү комплексы төзелешен күзәтәбез. 2017 елның алты аенда Чүпрәле районында 637...
-
"Акчарлак" лагерында юл йөрү хәрәкәте кагыйдәләре көне үтте
Җәй- иң матур чор. Балалар каникулларда, төрле лагерьларда ял итәләр, сәламәтлекләрен ныгыталар. Район "Акчарлак" балалар лагерында да бүгенге көндә өченче сменада 83 бала ял итә.
-
Чүп яндыру заводлары турында
Казанда якын вакытта төзү күздә тотылган чүп яндыру заводы турында әллә никадәр имеш-мимешләр йөри. Аларның кайберләренә чик кую өчен "Интертат" экспертларга мөрәҗәгать итте.
-
Искечокалылар Авыл көнен бәйрәм итте
Бүген Иске Чокалы авылы халкы олы бәйрәмгә җыелды. Моннан берничә ел элек үткәрелеп килгән традицияне яңартып алар Авыл көнен үткәрделәр. Бәйрәмгә авылның олысы-кечесе җыелды, район җитәкчелеге дә килгән иде.
-
Чүпрәледә “Комбайннар парады” үтте
Кайчан гына чәчү башланганы турында язган идек кебек. Көн арты көн уза-уза уракка төшәр вакыт та килеп җиткән, гәрчә язгы кыр эшләре быел гадәттәгедән соңрак башланса да.
-
Иске Чүпрәле авылында урам бәйрәме узды
Үткән атнаның шимбә көне Иске Чүпрәле авылының Школьная урамы халкын күңелле вакыйга белән шатландырды. Бу көнне биредә урам бәйрәме уздырдылар.
-
Чүпрәледә җиләк үстерүче Җәлалтдиновлар гаиләсе бар
Элек-электән бакчасында бәрәңге генә үстерергә күнеккән авыл кешесе бүген төрле юнәлештә үзен сынап карый. Әйтик, Иске Кәкерле авылында яшәүче Рәмзия һәм Альфат Җәлалтдиновларның җиләк бакчасына нигез салынуга бу җәйдә 5 ел булган.
-
Чүпрәле терлекчеләре алты айга нәтиҗә ясады
Агросәнәгать комплексында терлекчелек тармагы һәрдаим игътибар таләп итә торган эш участокларының берсе. Район терлекчеләренең алты айлык эшенә йомгак ясаганда да шундый сүзләр еш кабатланды.