Көн темасы рубрикасы буенча яңалыклар
-
Чүпрәленең өч комбайнчысына 100 әр мең сум акчалата премия тапшырылды
Шушы көннәрдә Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министрлыгы быелгы уракта катнашкан меңнән артык комбайнчының эш нәтиҗәләренә йомгак ясады.
-
2018-2020 елларга Чүпрәле муниципаль район бюджеты һәм Башкарма комитет җитәкчесе турында
Район Советының егерме беренче утырышында, Чүпрәле муниципаль районы Уставына үзгәрешләр кертү, 2018-2019 һәм 2020 елларга район бюджеты проектын раслаудан тыш, район башкарма комитеты рәисе Шәүкәт Алиулловны, шәхси гаризасы нигезендә, эштән азат итү мәсьәләсе дә каралды.
-
Терлекләр кышлатуга күчте
"Ак Барс - Чүпрәле" агрофирмасының Каракитә филиалында үткән семинарда хуҗалыклар җитәкчеләре һәм районның терлекчелек буенча белгечләре катнашты.
-
Чүпрәледә cирена тавышлары яңгыраячак
Хәбәр иткәнебезчә, 13-15 ноябрь аралыгында районда гражданлык оборонасы буенча өйрәнүләр уза. Гадәттән тыш хәлләр һәм куркыныч янардай җитди очракларны булдырмау, андый хәлләр килеп туганда, эвакуацияләүне тиешенчә оештыра алу дәрәҗәсен тикшерү, гражданнар оборонасы буенча җитәкчеләрнең практик эшчәнлеген үстерү һәм белемнәрен камилләштерү максатыннан уздырыла бу чара.
-
Чүпрәле ветераннары чираттагы пленумга җыелды
Ветераннар хәрәкәте оешуга нәкъ 30 ел тулды. Шушы уңайдан ветераннарның район советы чираттагы пленумын үткәрде. Аның эшендә район башлыгы Александр Шадриков, җирле үзидарә башлыклары һәм ветераннар оешмалары вәкилләре катнашты.
-
Чүпрәледә зур этнографик диктант яздылар
Россия күләмендә "Этнографик диктант" акциясе быел 3 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне алдыннан узды. Әлеге мәдәни-агарту акциясенә чүпрәлеләр дә кушылды.
-
Чүпрәле районы башлыгы Александр Шадриков: "Татар телен мин беләм, ул миңа эшемдә кирәк"
Татарстанның Чүпрәле районы башлыгы Александр Шадриков туган телләрне өйрәнүгә мөнәсәбәтен әйтте.
-
Чүпрәледән сугыш ветераны Валентина Калачева 95 яшьлеген билгеләде
Хатын-кыз һәм сугыш. Болар - бер - берсенә ят төшенчәләр, аларны янәшә куеп, үзара бәйләнештә әйтүе сәер. Әмма, бу коточкыч сугыш афәте асыл затларыбызны да ил азатлыгы хакына аяусыз көрәшкә күтәрелергә, кулына корал алырга мәҗбүр итте. Районыбызда изге яуда катнашкан, күрсәткән батырлыклары өчен орден - медальләргә лаек булган гүзәл затлар...
-
Чүпрәлеләр, язылыгыз һәм һәм телевизор отарсыз!
Кадерле абунәчеләр! «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте сезне тагын приз уйнатуга чакыра. «ТАТМЕДИА» карамагындагы басмаларга өчтән дә ким булмаган квитанция күчермәсен җибәрегез дә уенда катнашыгыз. «ТАТМЕДИА», традициягә тугры калып, кыйммәтле призлар - телевизор һәм санлы фотоаппаратлар уйната. Моннан кала абунәчеләр сарык йоныннан ясалган җиңел юрганнар да ота ала.
-
Чүпрәле егетләре армиягә китте
1 октябрьдән Россия Федерациясендә көзге чакырылыш башланды, ул 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу чорда Татарстанның 3500 егете ил иминлеген тәэмин итәү өчен Кораллы көчләр сафына басачак. Шулар арасында 30 дан артык Чүпрәле солдатлары да булыр дип фаразлана.Үткән елның көзендә исә дүрт мең татарстанлы армиягә алынган иде.
-
Әбунәчебезгә -“Татмедиа” бүләге
«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте журнал-газетага язылучылар арасында күркәм традициясен «Язылган өчен телевизор» бәйгесе оештыруын дәвам итә. Быелгы җиңүчеләр арасында Марс урта мәктәбе мөгаллиме Радик Якупов та бар. Әйтергә кирәк, әбунәчебезнең бу җиңүе беренче түгел. Үткән елгы язылу чорында да ул конкурста катнашып, бүләкләргә лаек булган иде.
-
Чүпрәледә армиягә баручы егетләрне хөрмәтләделәр
Туган җир барысына да сәләтле, чынлыкта да шулай ич. Ул үзенең җылы һәм хуш исле ипие белән тукландыра,чиста саф чишмә суын эчерә, үзенең матурлыгы белән җанга рәхәтлек бирә. Тик ул үзенең иминлеген генә тәэмин итә алмый. Шуңа күрә әлеге байлыклардан файдаланучы һәр кеше аны күз карасыдай сакларга тиеш. Шушы көннәрдә...
-
Рөстәм Миңнеханов “Татар радиосы” аша татар кешесе үтәргә тиешле төп бурычларны искәртте
(Казан, 16 октябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Татар радиосы" студиясендә кунакта булды. Шул форсаттан файдаланып, бөтен республика халкына сәламен җиткерде.
-
Чүпрәле плантацияләрендә эшнең кызу чагы
П.В. Дементьев исемендәге агрофирмага иртән үк юл тоттык. Бер күңел белән "иртә баруыбызның файдасы булырмы, бу вакытта механизаторлар кырга чыгармы икән?" дип икеләнеп тә алган идек, әмма ялгышканбыз. Шикәр чөгендере басуында эшләүче комбайннарны күргәч, сокланып күзәтеп тә тордык.
-
Рөстәм Миңнеханов "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыятен юбилей белән котлады
"Соңгы ун елда компания, ныгып кына калмыйча, бик күп инновацион проектларга башлангыч биреп, яхшы тизлек җыйды", - диелә котлауда.