Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Чүпрәледә пиротехник әйберләрне шартлату урыннары билгеле

Бәйрәмнәрне тагын да ямьләндереп җибәрү өчен күпләр пиротехник эшләнмәләр сатып ала.

Әмма аларны шартлату кайвакыт закон таләп иткән нормаларга туры килми. Шуңа да районда куркынычсызлыкны тәэмин итү кагыйдәләреннән чыгып, пиротехник эшләнмәләрне шартлату өчен дүрт урын билгеләнде. Болар: автодром территориясе (аэропорт); Иске Чүпрәле авылының көнбатыш өлеше - карьер юнәлешендә, Тынычлык урамыннан 50 метр ераклыкта; Яңа Чүпрәле авылының төньяк-көнбатыш өлеше - Яңа Ишле авылы юнәлешендә, Габдулла Тукай урамыннан 100 метр ераклыкта һәм Үзәк урамдагы "Үзәк стадион". Мондый урыннарны булдыру авыл җирлекләре башлыкларына да йөкләнде.

Исегезгә төшерәбез, янгынга каршы махсус режим елдагыча, 10 январьга кадәр дәвам итәчәк. Билгеле булганча, бу чорда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен штрафлар күләме дә арта. Онытмагыз: пиротехник әйберләр янгын куркынычы тудыручы, дип исәпләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев