Чүпрәле җәза үтәтү инспекциясендә 70 кеше исәптә тора
Суд җинаять кылучы кайбер кешеләргә карата, хаталарын танып, төзәлү өчен мөмкинлек бирә. Кылган җинаятьнең җәмгыятькә китерелгән зыяны күләменнән чыгып, шартлы хөкем карары чыгарыла, төзәтү эшләре, мәҗбүри хезмәт билгеләнә, төрмәгә утыртмыйча җәза бирү алымнары кулланыла. Җәза үтәтү инспекциясе нәкъ менә шундыйларны даими күзәтү астында тоту белән шөгыльләнә.
Безнең районда әлеге хезмәтне эчке эшләр службасы майоры Рамиль Бахитов җитәкли. Бүген әлеге инспекциядә 70 кеше исәптә тора. Шуларның 41се - шартлы срок алучы, 9ы - мәҗбүри хезмәт башкара, 6сы төзәтү эшләренә тартылган, бишесенең ирекләре чикләнгән, баласына 14 яшь тулганчы хөкем срогы кичектерелеп торучы бер хатын-кыз бар, 4 кешенең автомобиль белән идарә итү хокукы чикләнгән, 12 кешегә өстәмә вазыйфа йөкләнгән, 10 кешенең сыналу сроклары озайтылган, 2 кешенең иреге өстәмә чикләнгән. Сыналу срогын үтү вакытында төрлечә тәртип бозганнары өчен 5 кеше рәшәткә артына ук озатылган. Үзләрен үрнәк күрсәткәне өчен 3 кеше вакытыннан алда учеттан төшерелгән. Инспекция җитәкчесе әйтүенчә, аңа шушы кадәр төзәтү эшчәнлеге алып бару белән берлектә, шактый гына башка мәсьәләләрне дә хәл итәргә туры килә.
-Белгәнегезчә, безнең инспекция аерым бер контингент кешеләр белән эшли. Аларның һәрберсенә индивидуаль якын килергә, бер үк вакытта юрист та, психолог та була белергә кирәк. Алар белән даими очрашып, сөйләшүләр алып барырга туры килә. Билгеләнгән вакытта инспекциягә килмәүчеләрне полициянең участок инспекторлары белән өйләренә, хезмәт урыннарына барып эзләп табабыз. Кайчакта урамнан тотып алып керергә туры килә, ди ул. -Кызганычка каршы, кайберәүләр үзләренең болай да кыл өстендә торган язмышын тагын да катлауландыра. Шартлы хөкемдәге кешенең җәзасы, тиешле таләпләр үтәлмәгәндә, реаль срокка әйләнергә мөмкин. Әлбәттә, инспекция начальнигына катгый чаралар да күрергә туры килә. Агымдагы ел дәвамында, мәсәлән, Яңа Элмәле, Чуваш Бизнәсе, Чуваш Чүпрәлесе, Матак һәм Алешкин-Саплык авылларында яшәүче биш ир-атның төзәтү эшләре срогын төрмә белән алыштырганнар. Берничә маддә буенча хөкем ителгән "абзый", нинди генә эшкә урнаштырсалар да, тиешенчә хезмәт итә алмавы, эчү белән мавыгуы нәтиҗәсендә эшсез кала һәм ахыр чиктә инспектор, аңа карата катгый чара күрүне сорап, судка мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр була. Шул ук вакытта шартлы җәзаны вакытыннан элек тәмамлау инспекциядә өстенлекле юнәлеш булып тора. Тайгак юлга кереп баручыга ярдәм кулы сузып, аны баткаклыктан тартып алу инспекциянең төп максаты булып кала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев