Туган Як
  • Рус Тат
  • Безнең кызлар

    2 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбендә "Нәүрүз чибәре - 2013" бәйгесе үткәрелде.

    Әлеге бәйгедә 8 нче сыйныф кызларының иң уңганнары, чибәрләре, сылулары, өлгерләре катнашты.

    Кызларыбыз үзләренең бөтен осталыкларын күрсәттеләр. Алар тәмле итеп татар-халык ашларын да пешерә беләләр, шигырьләр язалар, рәсем ясыйлар, кул эшенә дә осталар. Чын татар кызлары менә нинди икән бит! Һәр кызыбыз мактауга лаек. Ә инде "Нәүрүз чибәре-2013" исеменә Айгөл Нуртдинова лаек булды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: