Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

«Яшьләр вакыты-мөмкинлекләр вакыты» автобусы Чүпрәле районына килде

Автобус туры Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән «Яшьләр вакыты – мөмкинлекләр вакыты» концепциясе кысаларында гамәлгә ашырыла.

Татарстанда август башында «Яшьләр вакыты» автобусы старт алды. Ул барлык муниципалитетларда да бер мәйданчыкка уңышка ирешергә,тормышта ашырылырга, урыннарда изге гамәлләр кылырга теләгән яшьләрне берләштерә.

Акцияне оештыручылар-республиканың яшьләр берләшмәләре лидерлары, ТР Яшьләр эшләре буенча министрлыгы вәкилләре. Автобус туры Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән «Яшьләр вакыты – мөмкинлекләр вакыты» концепциясе кысаларында гамәлгә ашырыла.

Бүген Чүпрәле районында да «Яшьләр вакыты-мөмкинлекләр вакыты» автобусы тукталыш ясады. «Созидание» яшүсмерләр клубы каршында «Татарстан – Мөмкинлекләр территориясе» белем бирү маркетын оештыру өчен мәйданчык булдырылды.

Акцияне оештыручылар яшьләр өчен төрле квест-уеннар, Татарстанда яшьләргә ярдәм итүгә кагылышлы күп кенә мәгълүмати чыгышлар әзерләгән иде.

Чарада район җитәкчелеге дә катнашты. Район башлыгы Марат Гафаров цифрлы мөмкинлекләр-безнең киләчәгебез, дип билгеләп үтте. Ул район яшьләрен активрак булырга һәм үзләре турында сөйләргә чакырды, шул ук вакытта  үзара тере аралашу турында онытмаска өндәде.

Проектны оештыручылар билгеләп үткәнчә, акция районнарда яшьләрне “кузгату”  ысулы гына түгел, ә аларны тормышка ашыру, сөйләү һәм ишетү ысулы да.

Чараның кульминациясе «Безнең район – киләчәк образы» проект сессияе иде, анда район яшьләре үз проектларын тәкъдим итте. Алар төрле темаларга багышланган иде: яшьләрнең ялы, экология, спорт, мәдәният һ.б.

Нәтиҗәдә, тугыз проект арасыннан берсен сайладылар.  Проектның темасы - "Әфганстан-чүпрәлеләр язмышында". Әлеге проект Иске Чүпрәле күппрофильле лицееның яшь педагогы Дмитрий Аттин тарафыннан әзерләнде. Акция нигезендә, проект ТР Яшьләр эшләре буенча министрлыгы тарафыннан тормышка ашыру өчен ярдәм алачак.

Иң актив катнашучылар, оештыручылар Рәхмәт хатлары һәм грамоталар белән бүләкләнделәр.

Исегезгә төшерәбез, автобус туры районның барлык 45 муниципалитеты буенча узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев