Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Ямьле елга буйлары

Басылган материаллар эзеннән: елга-су буйларында күзәтүләр

Газетада, аның электрон версиясендә, социаль челтәрләрдәге төркемнәребездә су коену сезонында халыкның иминлеген тәэмин итү турындагы мәкалә чыкканнан соң бер атналап вакыт узды. Без исә бу мәсьәләне үзагымына куймыйча, сулыклар буйларын күздән кичереп әйләнергә булдык. Бармы коенучылар, әллә юкмы?

Шушы сорауга җавап эзләп Иске Чүпрәле белән Чуваш Чүпрәлесе авылы арасында урнашкан инешкә килдек. Элек тә монда машиналарның күплеге күзгә чалына иде. Килүчеләрнең бу урында нишләп йөргәннәрен ачыкларга булдык. Кечкенә генә булса да ярыйсы ук тирән сулы икән бу инеш. Балык тотарга яратучыларны да җәлеп итә, теләгәндә коенып чыгып та була, ә кайберәүләр монда ял итәргә, табигать белән хозурланырга килә икән. Ял итүчеләрнең бу урынга еш килүен алардан калган учак төпләреннән һәм ташлап калдырылган пластик савытлардан да күреп була иде.   Елганың теге ярында без килгән көнне дә берничә транспорт чарасы бар иде. Һава торышының бераз болытлы, салкынчарак торуына һәм эш көне булуына да карамастан су буенда кешеләрнең булуы безне бераз гаҗәпләндерде дә әле.

Ярда су коенунының бу урында тыелганлыгы турында билге тора. Шуннан да ерак түгел утырган берничә ир-ат янына барып нишләп йөрүләре турында сорашабыз. Әңгәмәдәшебез Сергей Осипов бирегә балык тотарга килгән булып чыкты.

–Балыкка иртән иртүк киләм һәм кичкә кадәр шунда утырам. Балык әйбәт каба монда, -ди ул.

– Коенучылар бармы соң, үзегез су коенып караганыгыз бармы әле бу җәйдә? – дигән соравыбызга ул елмайды гына. Бераз көттереп “Юк, быел су коенган юк әле”, дип җавап бирде.

– Биредә бит елга кечкенә, «коену тыела» дигән аншлаг та тора һәм коенсаң штраф салалар, диләр бит. Шуңа күрә коенмыйм, ваннам бар минем , - ди Сергей.

Балыкчылар белән сөйләшеп торган арада елганың бу ярына да тагын бер автомобиль килеп туктады. Аннан ике яшь ир-ат чыкты. Без аларның да бирегә ни өчен килүләрен сорадык.

–Елга күрергә килдек. Су чиста булса коенып чыгарга иде исәп. Малай чакта гел шушында коена идек инде без, -диделәр алар.

Коенырга ярамаганлыгын искәртәбез.

–Шулай икән шул, аншлагны күрдек инде. Яхшы булыр иде безнең районда да су буйларында гаилә, балалар белән ял итү, су коену урыннары ясап куйсалар,- дип үз фикерләрен белдерделәр егетләр.

«В Контакте”дагы төркемебездә дә бу турыда фикерләр бар иде. Марат Туктаров, мәсәлән: «Коену урыннарын коткару постлары белән җиһазласаң, райондагы күп кенә сулыклар су коенырга яраклы безнең! Авыл җирлекләре башлыкларына моны ничек гамәлгә ашыру тарында уйларга кирәк, чөнки су коену – көчле итә, сәламәтләндерү факторы булып тора. Су янында яшәп тә су коенмау мөмкин эш түгел. Мондый челләдә яшьләрне су керүдән тыю да мөмкин түгел! Йөзә белүче өлкәннәрнең кизү торуын оештырырга да була!», -ди ул.

Реклама

Илмир Якупов: «Чүпрәле районында су коенырга плотиналар да, сулыклар да калмады. Суларны җибәрделәр. Буа ясарга һәм балыклар җибәрергә кирәк. Балык үрчетү, плотина ясау белән шөгыльләнергә кирәк. Алар (плотиналар) янгыннарны сүндергәндә дә кирәк һәм балык тоту өчен дә!!!», -ди.

Исегезгә төшерәбез, Чүпрәле районында 17 гидротехник корылма, ягъни плотина бар. Тик аларның берсендә дә су коенырга ярамый. Ә йөзәргә яратучыларга «Акчарлак» бассейнының ишекләре һәрчак ачык.

Бәхетсезлек очракларын булдырмас өчен суда үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләрен дә искә төшереп китик:

 

- Җиһазландырыл-маган урыннарда коенырга ярамый.

-Кояшта озак торганнан соң, ризык кабул иткәннән соң, арыган хәлдә, шулай ук алкоголь кулланган хәлдә суга чумарга ярамый.

-Ярлардан һәм очраклы биек урыннардан суга сикерү тыела.

-Балаларны сулыклар янында ялгыз калдыру төзәтеп булмый торган хата ясауга китерергә мөмкин.

-Йөзә белмисең икән – суга көймә яки камера өстендә дә кермә.

Исегездә тотыгыз, суда һәм су объектлары янында иминлекне тәртипле булу һәм шушы кагыйдәләрне үтәү генә тәэмин итәргә мөмкин. Гадәттән тыш хәл килеп чыкканда 101 яки 112 номерына шалтыратыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X