Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Яңа Чүпрәледә яңа кибет ачылды

Яңа Чүпрәле авылында көндәлек кирәк-яраклар белән сәүдә  итү  кибете ачылды.  Бу вакыйга авыл халкы өчен көтеп алынган бүләк булды.

Яңа Чүпрәле авылында 1000нән артык кеше яши, өч шәхси кибет эшли. Әмма авыл халкын азык-төлек продуктлары һәм беренче кирәк-яраклар белән тәэмин итү өчен бу гына  җитәрлек түгел.

Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Ильмир Измайлов сүзләренә караганда,  җирле халык тагын бер кибет ачу үтенече белән берничә тапкыр мөрәҗәгать иткән.

Зартдиновлар гаиләсе, 2004 елдан бирле,  эшмәкәрлекне башка  юнәлештә: тимердән матур итеп коймалар, капкалар һ.б. ясауда алып барса да, авылдашлары үтенечен дә ”аяк астына салмаган”.  Һәм яңа кибет ачу өчен бина да эзләп йөрисе түгел. Тимер эшкәртү цехлары янәшәсендәге бүлмәне алар  тиз арада ремонтлап,  сатучылар һәм сатып алучылар өчен җайлы шартларны тәэмин итәрлек иттереп ясап куялар.

Бүген исә “Рианна” дип исемләнгән  яңа кибет киштәләрендә  авыл кешесенә көн саен кирәк булган бөтен әйберне  табарга була.

«Кибеттәге  ассортимент сатып алучыларның теләкләрен исәпкә алып даими тулыландырылып, яңартылып  торачак», - диләр Зартдиновлар.

Кибетне ачу тантанасында район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ильмир Измайлов, Иске Чүпрәле авыл җирлеге башлыгы урынбасары Рамиль Низамов, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән  территориаль органы  контроль - инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Гөлинә  Юсупова,  авыл халкы, хуҗалар үзләре катнашты.

Ильмир Измайлов:

–Яңа сәүдә ноктасына ихтыяҗ бар икән, бу  авылның  яшәвен, үсүен күрсәтә.   Киләчәктә  биредә җирле җитештерүчеләрнең продукциясен, мәсәлән, сөт, каймак, йомырка һ.б. сату турында да уйларга була. Монда аның өчен дә мөмкинлекләр җитәрлек.

Беренче сатып алучылар яңа кибеттә гадәти товарның да башкачарак күренүен билгеләп үттеләр.

Дилүзә Аббазова:  

–Кибет ачылуга аеруча, без, пенсионерлар, өлкән яшьтәгеләр  шатландык. Район үзәгенә чыгарга ерак, ә биредә яңа гына пешкән ипи, ярма, шикәре – барысы да  бер адымда гына. Район җитәкчеләренә,  кибет хуҗаларына рәхмәтлебез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев