Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Укырга теләге булган Чүпрәледәге әниләр өчен

Уку бушлай.

Райондагы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге «Демография» милли федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында  мәктәпкәчә яшьтәге балалары булган (6 яшькә кадәр)  эшләмәүче хатын-кызларның киләчәк һөнәри үсешен тәэмин итүгә һәм хезмәт базарында конкурентлылык сәләтен арттыру юнәлешендә 2020 елга белем алу өчен гаризалар кабул итә. Уку бушлай.

Моннан тыш, уку чорында  бюджет хисабыннан стипендия түләү  каралган.  Хәзергесе вакытта  үзәктә  һөнәрләр һәм укыту программалары исемлеге формалаштырыла. Әлеге исемлекне төзегәндә укырга теләге булган  хатын-кызларның  да  фикерләре, нинди юнәлештә белем алырга теләүләре  исәпкә алыначак.

Программада катнашу өчен  район халкын  эш белән тәэмин итү үзәгенә,  2-25-87 телефоны буенча, шалтыратырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев