Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

"Туган як", "Таван ен" газеталарына ташламалы язылып була

Дусларыбыз, кайда сез?!

“Туган як“ газетасына, икенче яртыеллыкка, язылу төгәлләнергә санаулы гына көннәр калып бара. Бер меңнән артык укучыбызның күңеле тыныч. Алар “Туган як“ка язылып куйдылар да 2020 ел ахырына кадәр рәхәтләнеп район газетасын укыячаклар, күп мәгълүмат алачаклар. Сез дә, почта элемтәсе бүлекчәләренә барып, язылырга ашыгыгыз. Язылу вакыты 27 июньгә кадәр генә. 28 июньдә исә язылуны 6 айга рәсмиләштереп булмаячак.

Әлегесе вакытта, ягъни 2020 елның беренче яртысында, район күләмендә газета, татар һәм чуваш телләрендә, 2620 йортка килеп тора. Тик менә икенче яртыеллыкка язылуның авыр баруы, һаман да газетага язылучыларның 2000гә дә тулмавы борчылырга мәҗбүр итә. Билгеле инде моның төрле сәбәпләре бардыр. Коронавирус чире йоктырудан куркып әлләни күп йөрми, аралашмый да башладык бит хәзер. Шуңа да карамастан, “Туган як”сыз калмагыз инде. Районда булган хәлләр, төрле өлкәләрдәге үзгәрешләр турында сезгә кем җиткереп торыр?!

Газетага язылуның бәясе 1 июньнән – 10 июньгә кадәр игълан ителгән ташламалы язылу декадасы чорында 649 сум 74 тиенне тәшкил итә. Гадәти көннәрдә исә –738 сум  Иске, Яңа Чүпрәледә яшәүчеләр, хезмәт коллективлары редакциягә килеп 498 сумга языла алалар. Болай язылган очракта газетаны да җомга көнне редакциядән килеп аласы була.

1 июльдән “ТУГАН ЯК“ килми башласа, күңелсез булыр. Шуңа күрә тиз көннәрдә газетага язылып куярга ашыгыгыз, хөрмәтле райондашлар!

Реклама

Сүз азагында

Газетага язылу күңелле булсын дип, редакция төрле акцияләр дә оештырып тора. Алар турында сезгә хәбәр итеп торабыз инде, беләсездер. 18 майдан-28 майга кадәр вакытта язылучыларга истәлек бүләкләре тараттык. Аның өчен дә Каракитә, Шланга авылыннан рәхмәт сүзләре килеп иреште. Алсу Маллямова бу уңайдан “Бүләк таратмасагыз да язылабыз” дип хат язып җибәргән иде. (Әлеге хат алдагы саннарда тулысынча бастырылачак).

Шушы көннәрдә “Газетага язылу бүләк ит!” акөиясен дә башлап җибәргән идек. Акциягә теләктәшлек итеп һәм иң беренчеләрдән булып район башлыгы Марат Гафаров биш өлкән кешегә район газетасын яздырып, бүләк итте. Район башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Роберт Низамов та күп балалы 2шәр гаиләне газетага яздырдылар.

Безнең белән булган, район газетасын алдырган, хәбәрләшеп торган һәркемгә рәхмәтебезне белдерәбез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев