Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Татарстанда авылда яшәүче яшь гаиләләргә ярдәм күрсәтүче төрле программалар эшләп килә

Яшь гаиләләргә ярдәм төрләре

Бүгенге авыл тормышы шәһәрнекеннән аерылмый. Бер караганда, яхшырак та әле. Чөнки Татарстанда авылның  яшь гаиләләренә ярдәм күрсәтүче төрле программалар эшләп килә.

Татарстан хөкүмәте, мәсәлән, авылда гомер итүче яшь ханымнарга матди ярдәм кулы сузу программасын гамәлгә кертте. Аның үз таләпләре бар, әлбәттә. Хатын-кызлар авыл җирендә кимендә өч ел яшәгән булса гына әлеге ярдәмгә дәгъва итә ала. Хатын-кыз беренче баласын 25 яшькә кадәр тапса, аңа 50 мең сум акча бирелә, өченче баласын 29 яшькә кадәр тапса, 100 мең сум акча бирелә. 

Республикада, шулай ук, төрле категориядәге яшь гаиләләргә ярдәм итүче “Яшь гаилә” социаль ипотека программасы да гамәлгә керде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, үз тораклары булмау яшьләр өчен иң кискен проблемаларының берсе. Яңа ярдәм программасы исә 6 меңнән артык яшь гаиләгә торак шартларын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк. Әлеге программа бюджет өлкәсендә эшләүче яшь гаиләләргә ярдәм итүне генә күздә тотмый, төрле өлкәләрдә эшләүче гаиләләр дә әлеге ярдәмгә өметләнә ала.

Реклама

“Яшь гаилә” социаль ипотека программасында никахлары рәсми рәвештә теркәлгән ир белән хатынның яшьләре 18 - 35 яшьтән узмаган яшь гаиләләр катнаша. Шулай ук, ир белән хатынның берсенең яше 36 яшькә кадәр булса да әлеге программага керергә мөмкин (ул гариза бирүче була ала). Гаиләдә бала булган очракта, тулы булмаган гаиләләр дә керә ала.

Моннан тыш, социаль ипотека килешүе гамәлдә вакытта, гаиләдә бала туган очракта, дәүләт һәр бала өчен фатирның бәясен 200әр мең сумга киметәчәк.

Программаның операторы булып ТРның  Дәүләт торак фонды тора. Әлеге социаль ипотека программасында катнашу өчен теркәлү буенча район Башкарма комитетына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X