Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Социаль хезмәт җыелмасы алыргамы, әллә аннан баш тартып, акчамы?

Район үзәк хастаханәсенең табиб-терапевты  Илгизәр ХӨСНЕТДИНОВ журналист һәм газета укучылардан кергән сорауларга җавап бирде.

–1 октябрьгә кадәр федераль ташламага ия булучы чүпрәлеләр сайлау алдында тора: социаль хезмәт җыелмасы алыргамы, әллә аннан баш тартып, акчамы? Табиб буларак бу уңайдан сезнең фикерегезне тыңлар идек...
–Бу бик четерекле мәсьәлә. Еш кына ташламага ия булучы хәлем әлегә әйбәт, гел шулай булыр диеп, акча алуны сайлый. Ә язмыш дигәнең киресен эшләп куярга мөмкин. Бүген генә исән-сау йөргән кеше дә, ниндидер авыру ачыкланса, я булмаса элекке булган авыруы көчәеп китсә  нишләргә? “Җиде кат үлчә, бер кат кис” дигән әйтем бар. Шуңа да бу мәсьәләгә карата игътибарлы булып, һәркем үз карарын уйлап кабул итсен иде, диясем килә. 

Районда федераль ташламаларга хокукы булган 2826  кеше яши. 

Табиб буларак эшләү дәверендә күп кенә авыруларның даруларны акчага алмаштырганнан соң үкенүләрен күрергә туры килде. Бер райондашыбызда моннан 11 ел элек онкология авыруы ачыкланган иде. Дәвалау курслары узганнан соң, хәле әйбәтләнде. Үткән ел ул дарулардан баш тартты. Быел исә авыру янәдән үз билгеләрен күрсәтте һәм аңа кыйбатлы даруларны сатып алырга туры килде. Еш кына башка авыруларның да дәвалау схемасын үзгәртергә, яңа дарулар  билгеләргә  туры килә, бу исә алдан планлаштырмаган чыгымнарга китерә. Дарулардан баш тартучылар арасында ныклап чирләп китү очраклары һәм гаризаны кире алыр идем, дип йөрүчеләр ел саен була, әмма карар 1 елга кабул ителә. 
–Бүгенге көндә ташламага ия булучылар өчен даруларга тиешле сумма 828 сум 14 тиенне тәшкил итә. Бу күпме, азмы? –Даруханәләргә кереп, күз салсагыз, әлбәттә, бик аз. Соңгы елларда гына дарулар әллә ничә мәртәбә кыйбатланды. Ташламалар алучылар исемлегенә, гадәттә, җитди авырулары булган кешеләр керә. Аларның күпчелеге онкология, шикәр чире белән авыраучылар. Бу авырулар соңгы елларда “яшәрә” бара. Күптән түгел генә, “кайнар нокталар”да хезмәт итеп кайткан райондашларыбызга онкологик чир диагнозы билгеләделәр. Ул да, дарулардан баш тарткан булган. Хәзер менә яңадан гариза язарга йөри. Чөнки 828 сумга гына дәвалану өчен кирәкле даруларны алуы мөмкин түгел, алар бик кыйбат. 

Бер авыруны диабеттан дәвалау елга – 63 мең сумга, нерв авыруларыннан – 180 меңгә, яман шештән  дәвалау якынча 3 миллион сумга кадәр җитәргә мөмкин. 

–Ул даруларның исемлеге билгеле бит. Кирәкле препаратны бирмисез...(Альберт, Иске Чүпрәле).
–Хастаханәгә дарулар федераль исемлек буенча кайта. Дөрес, кайчак исемлектә авыруга билгеләнгән нәкъ шундый дару булмаска мөмкин. Әмма бу, дару бөтенләй бирелми, дигән сүз түгел. Аның урынына башкасы, аналогы тәкъдим ителә. 
Шуны аңларга кирәк: даруханәләрдә  сатыла торган даруларның исемнәре – коммерция исеме, бер ук составтагы дару йөзләгән исем белән чыгарылырга мөмкин. Безнең өчен даруның составы мөhим, табиблар даруны нәкъ аның  химик составы буенча билгели. Дәүләт  тикшерүе узган, тендер буенча сатып алынган дарулар «базар» даруларына караганда ышанычлырак.
Кабатлап әйтәм, исемнәре башка булса да, даруларның составы, дәвалау үзлеге бертөрле. Бу уңайдан бер дә шөбһәләнергә кирәкми. 
–Мин  ул даруны алыр өчен һәр ай хастаханәгә барып йөриммени? (Харис, Каракитә).
–Рецеп яздыру буенча, эш җайга салынган: авылларда яшәүче ялгыз әби-бабайларга кирәкле даруны авыл фельдшеры алып, кайтарып бирә. Табибның кабинеты янәшәсендә хәзер чират тору ихтыяҗы да кимеде. Кабул итүгә терминал аша, үзеңә кирәкле вакытны сайлап язылырга мөмкин. 
Үзегезгә  тиешле, сезгә генә ярдәм итә торган даруларны вакытында алу өчен медицина хезмәткәрләре  белән тыгыз элемтәдә торырга, тиешле тикшерүләрне вакытында узарга кирәк.  
–Мин  үткән ел дару урынына акчаны сайлаган идем. быел исә киресенчә, бушлай дару алуны сайламакчымын. Миңа нишләргә? (Разыя, Татар Шатрашаны) 
–Сезгә яшәү урыны буенча Пенсия фондына барырга һәм гариза тапшырырга кирәк. Бер ел дәвамында ул карарны үзгәртеп булмаячак. Моны 1 октябрьгә кадәр эшләргә кирәк. 
–Мин, II группа инвалиды, аякларым авырта, участок табибына ай саен барып йөрү мең газап. Ташламалы даруга рецептны 2-3 айга бер тапкыр язып бирсәләр җитмимени? (Хания, Түбән Чәке) 
–Дарулар билгеләү турындагы норматив документлар нигезендә табиб пациентның сәламәтлеген тикшереп, шуның буенча дару билгели. 2-3 ай эчендә хәл үзгәрергә, дару эчүне туктатырга яки аны башкага алыштырырга туры килергә мөмкин. Ә сырхауның хәле тотрыклы икән, сирәк очракта искәрмә дә ясала, ягъни рецептны 2-3 ай алдан язалар. Заманча техник чаралар (мобиль телефон, интернет, социаль челтәрләр) сезгә участок табибыгыз, фельдшерыгыз, шәфкать туташлары белэн даими элемтәдә торырга мөмкинлек бирә, участок табиблары белән авыл фельдшерлары аша да хәбәрләшергә була. Хәлегезне аңлатыгыз, безнең хезмәткәрләр hәрвакыт ярдәмгә әзер.
–Санаторийда дәваланганда, яисә хастаханәдә ятканда табиб ташламалы рецепт язарга тиешме? (Гөлсинә, Яңа Кәкерле) 
–Юк. Шулай ук норматив документлардан чыгып, гражданнарга хастаханәдә дәваланган, санаторий-курортта ял иткән вакытта, социаль хезмәт җыелмасы буенча бушлай даруга рецепт бирелми. 
–Җавапларыгыз өчен рәхмәт, Илгизәр Рөстәмович!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев