Соңгы өч айда Чүпрәледә 77  кешедә Covid–19 очрагы теркәлде
Көн вакыйгасы

Соңгы өч айда Чүпрәледә 77  кешедә Covid–19 очрагы теркәлде

  Бүгенге көндә 77 авыруның 45е –сәламәтләнде, 6сы – Казанда, 21е – өйдә дәвалана.

Коронавирус инфекциясе белән авыраучылар: Иске Чүпрәле авылында 28 кеше.  Чуваш Чүпрәлесендә – 9, Иске Кәкерле, Кече Уби, Уби авылларында – 5әр кеше, Иске Элмәле, Түбән Каракитә, Түбән Чәке, Яңа Элмәле, Алешкин-Саплык – 3әр кеше, Чуваш Бизнәсе, Яңа Чокалы – 2 кеше, Иске Дуван, Коршанга-Шигали, Иске Чокалы, Зур Аксу, Татар Бизнәсе, Матак – берәр кеше теркәлгән.

Табиблар тарафыннан барлыгы 400дән артык чүпрәлелегә тест үткәрелгән. Оператив штаб эше дәвам итә.


Нет комментариев