Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Рөстәм Мөхәммәтҗанов: кешеләр барлык таләпләрне дә тиешенчә үтәргә кирәклеген аңлады

Полиция хезмәткәрләре пандемиягә каршы көрәшә

Көн саен диярлек Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге хезмәткәрләре коронавирусны профилактикалау белән бәйле чикләүләрне үтәүне контрольдә тотуга юнәлдерелгән чаралар үткәрәләр. Кибетләрдә һәм урамда кешеләргә битлек һәм перчаткаларны ничек дөрес итеп кияргә кирәклеге турында сөйлиләр. Рейд барышында чүпрәлеләрнең куркынычсызлык таләпләренә нык игътибар итүләре билгеләп үтелде.
-Безнең таләпләр бөтен җирдә дә саклана. Башта кыенлыклар булды, гражданнарны битлеккә, перчаткага инандыру җиңел бирелмәде, ләкин бүгенге көндә мин кешеләрнең барлык таләпләрне дә тиешенчә үтәргә кирәклеген аңлауларын кыю рәвештә әйтә алам, - ди Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге башлыгы, полиция подполковнигы Рөстәм Мөхәммәтҗанов. 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев