Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Ришвәт бирүнең нәтиҗәсе яман

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре  ришвәт бирүнең 22  фактын ачыклады.

3 январьда Казан–Оренбург автоюлының 127 километрында ЮХИДИ хезмәткәрләре исерек хәлдә булган “Богдан” автомобилен туктаткан. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен  шофер ЮХИДИ хезмәткәрләренә 500 сум күләмендә акчалата бүләк тәкъдим иткән. Машина йөртүчедән, суд карары белән, 25 000 сум штраф түләтү каралган.

25 февральдә Чистай районында җаваплылыктан качу өчен “Шевроле Нива” автомобилен йөртүче юл-патруль хезмәте инспекторына 2000 сум күләмендә  акчалата бүләк тапшырырга маташкан һәм тоткарланган. Суд хокук бозучыга 6 айга төзәтү эшләре рәвешендә җәза билгеләгән һәм хезмәт хакының 15%ын дәүләт хисабына тотып калу турында карар чыгарган. Бу турыда безгә райондагы ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Анатолий Михайлов хәбәр итте.

–Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәренә шәхсән яки арадашчы аша ришвәт бирү, Россия Федерациясе Җинаять Кодексының 291 статьясы нигезендә, 500 мең сумга кадәр, яки хөкем ителүченең бер елга кадәр хезмәт хакы яки башка кереме күләмендә, яки биш тапкырдан утыз тапкыр кадәрге ришвәт суммасында, яисә ике елга кадәр билгеле вазифаларны биләү хокукыннан мәхрүм итеп, яки өч елга кадәр билгеле эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итү яки өч елга кадәр мәҗбүри, яки биш тапкырдан ун тапкырга кадәр күләмдә штраф белән ике елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.

Дәүләт автоинспекциясенең барлык патруль автомобильләре тышкы һәм эчке төшерү функциясе булган видеорегистраторлар белән җиһазландырылган, ул өзлексез режимда башкарыла. Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә чакыра. Бу юл хәрәкәте иминлеген тиешле дәрәҗәдә тәэмин итү генә түгел, ә закон таләпләрен проблемасыз үтәүне дә гарантияли,-ди ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев