Республика картлар йортларында 8 райондашыбыз тәрбияләнә
Көн вакыйгасы

Республика картлар йортларында 8 райондашыбыз тәрбияләнә

Берәүләр балалары тәрбиясендә, кадер-хөрмәттә яшәгәндә, кемнәрдер гомер көзен картлар йортында уздырырга мәҗбүр. Һәм алар туган якларыннан килгән һәр хәбәрне сабыйларча сөенеп кабул итә.

Бүгенге көндә Буа, Норлат, Балык Бистәсе  районнарындагы картлар йортларында 8 райондашыбыз тәрбияләнә. Өлкәннәр декадасы барышында  республика күләмендәге “Туган як” акциясе  кысаларында  күңел җылысы, шатлык өләшү, шулай ук бәйрәм белән котлау максатыннан, авыл җирлекләре башлыклары  Буа районындагы картлар йортында тәрбияләнүче  райондашларыбыз: Зәйтүнә апа  Рәхимова,  Равиль Вәлиуллин, Иршат Мөхәммәтҗанов, Тәлгать Фәхретдинов, Сания Сәгъдеева, Фәһим Ильязов һәм Норлат  районындагы картлар йортында яшәүче Заһид Абитов һәм Балык Бистәсендәге Карноухово  картлар йортында гомер кичерүче Накия Сабитова янында булып кайттылар.  Өлкәннәр декадасы уңаеннан котлап, район Башлыгы Марат Гафаров исеменнән  күчтәнәчләр тапшырдылар.

Буа районы картлар йортында тәрбияләнүче Зәйтүнә апа үзе дә Буа районында туып-үскән.  Иске Шәйморза авылы ир- егетенә, олыгайган көнендә, тормышка чыга, шуңа да тору урыны буенча ул бездә  теркәлгән. Тик бәхетле тормыш кына озакка сузылмый. Берничә  елдан соң тормыш иптәше  вафат була һәм Зәйтүнә апа ялгызы кала. Туганнары, балалары булмаганга, язмыш аны картлар йортына алып килә.

–Зәйтүнә апа  килүебезне зур түземсезлек белән көткән. Күчтәнәч пакетны кулына тапшыргач, чиксез рәхмәтләрен әйтте,-ди Иске Шәйморзадан  Факия Гиззатуллина.


Нет комментариев