Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Рамазан ае — Аллаһның бәндәләр өчен дип биргән ае

Данир Шәрәфетдинов, Чүпрәле районы имам-мөхтәсибе.

Рамазан ае — Аллаһның бәндәләр өчен дип биргән ае. Аллаһ Раббыбыз Пәйгамбәребез аркылы әйтте: Рәҗәб ае — минем ай, Шәгъбан ае — Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең ае, диде, ә Рамазан ае ул — бәндәләр өчен, ягъни безгә бүләк итеп бирелгән ай.

Безгә гөнаһлары-бызның ярлыкануы өчен, ут газабыннан котылу өчен, без җәннәтле булсын өчен бирелгән ай. Рамазан аеның һәр кичәсендә Аллаһ Раббыбыз сорар, ди, бәндәләрдән, йә, бәндәм, нинди теләкләрең бар, нинди гөнаһларыңнан тәүбә кыласың килә, нинди сөальләрең бар? - дип. Аллаһ Тәгалә безнең сорауларыбызны ишетүче һәм сорауларыбызга җавап та бирүче. Менә шушы аебыз да үтеп бара. Барлык мөселман дөньясы 24 майда Ураза гаете бәйрәмен билгеләп үтәчәк. Әмма аңа кадәрле булган гамәлләребездән – фитыр сәдакасы бирергә кирәклеге турында да онытмасак идек.

 Нәрсә ул фитыр сәдакасы? Һәм ул кемнәргә бирелергә тиеш?

Рамазан аенда тоткан уразалар кабул булсын өчен фитыр сәдакасы бирелә. Хәнәфи мәзһәбе буенча аны бирү ваҗиб, ә калганнарда фарыз санала. Ошбу сәдака ураза вакытындагы гөнаһлы эшләрне һәм сүзләрне ярлыкау өчен каралган. Болар – кемнедер рәнҗетү, гайбәт сөйләү, ялгышлык белән ураза тәртипләрен бозу һ.б. Пәйгамбәребез хәдисендә болай диелә: «Рамазан аендагы ураза җир белән күк арасында тора һәм фитырны түләгәннән соң гына тиешле дәрәҗәгә күтәрелә».

Фитыр сәдакасы Ураза гаете укылганчы биреп бетерелергә тиеш. Ул вакытында тапшырылмаса, кеше өстендә бурыч булып кала һәм аны кайчан да булса бирергә кирәк.

Фитырның күләменә килгәндә, ул һәрвакыт бодай, арпа, йөзем бәясе белән үлчәнгән. Татарстан Республикасы Диния нәзарәтенең Голамәләр шурасы тарафыннан быел фитыр сәдакасы күләме (зәкят әл-фитыр – Ураза тәмамлану уңаеннан бирелә торган сәдака) – арпа белән исәпләгәндә — 100 сум, йөзем буенча – 600 сум итеп билгеләнде.

Гаилә башлыгы хатыны һәм балалары өчен дип садака бирә. Рамазан башланыр алдыннан гына бер бала туса, аның өчен дә фитыр сәдакасы бирү тиешле. Әгәр балалары үзләре эшләп акча таба яки аерым, гаилә булып яши икән, алар фитыр сәдакасын үзләре түли.

Реклама

Фитыр сәдакасы  фәкыйрьләргә, бер-нәрсәсе дә булмаган милексез мескеннәргә, бурычлыларга, яшәү өчен акчасыз калган юлчыларга - мосафирларга, укырга теләгән, ләкин мөмкинлеге булмаган шәкертләргә һәм башкаларга бирелә.

Фитыр сәдакаларын акылга зәгыйфьләргә, яшь балаларга, ата-ана-ларыңа, әби-бабаларыңа, үз балаларыңа һәм оныкларыңа бирергә ярамый, дип аңлата Татарстан Республикасы Диния Нәзарәте.

Газиз дин кар-дәшләрем!

Барчагызны Ураза бәйрәме белән котлыйм. Тоткан уразаларыбыз Аллаһы Тәгалә тарафыннан кабул ителсен иде. Гаиләләрдә рәхим-шәфкать, бәрәкәт яшәсен. Амин.

 

ТР мөселманнары Диния нәзарәте Рамазан ае тәмамлану уңаеннан Ураза гаетен Live форматында үткәрү турында карар кабул итте – һәр мөэмин-мөселман бәйрәм вәгазен “ТНВ” телеканалы, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең рәсми сайты һәм “Хозур ТВ”ның  YouTube-каналы аша турыдан-туры трансляцияне карый алачак һәм шул рәвешчә бәйрәм мохитен тоя алачак. Трансляция иртәнге 6.30 сәгатьтә башланачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев