Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

«Һәр кешегә уңайлы яшәү шартлары!»

Чүпрәле район  Башлыгы М.Р.Гафаров белән әңгәмә

–Марат Ринатович, узган елның 9 февралендә Сез районны җитәкләргә алынган идегез. Сентябрь аенда исә рәсми рәвештә Чүпрәле муниципаль районы башлыгы вазифасына билгеләндегез. Сезнең карашка нинди ул Чүпрәле районы?

–Чүпрәле районына килгәнче үк мондагы тормыштан хәбәрдар идем. Хезмәт вазифам буенча берничә тапкыр районга килеп тә киткәнем булды. “Чүпрәлегә җитәкче буларак җибәрәбез”, дигәч тә, иң беренче уем Иделаръягы районы – үзебезнең як икән, дигән булды. Ә килеп эшли һәм халык белән аралаша башлаганнан соң, монда горур, чая, үткен һәм үзенә генә хас бәйрәмнәре, традицияләре булган милләтләр яшәвен күрдем. Хәзер исә инде мин үземне шушында туып-үскән кебек хис итәм.

–Бер ел. Бу инде район башлыгы өчен әлләни күп вакыт түгелдер. Тик шулай да кайбер нәтиҗәләр турында инде сөйләшергә мөмкин. Нинди булды 2018 ел Чүпрәле районы һәм сезнең өчен һәм нәрсәләргә ирешелде?

–Районга килә-килешкә минем күзгә ташланганы шул булды: район җитештерүче, әмма эшкәртүче түгел. Үзенең оны бар – икмәк пешерү комбинаты юк. Сөте, ите бар –шулардан продукция җитештерүче предприятиеләр юк. Эшне шуннан башлап җибәргән идек, шушы юнәлештә сөйләшүләр алып бардык һәм сөт эшкәртү комбинатының нигезен ясап калдырдык. Икмәк комбинатын төзекләндерү һәм сафка бастыру буенча да эшләр башланып китте.

Район Татарстан Республикасында гамәлдә булган 38 дәүләт программасының 30дан артыгында катнаша. Шулар бәрабәренә үткән ел Иске Элмәле авылында күпфункцияле үзәк ачылды, “Алтын” спорт комплексы, “Алтын Барс” ябулы шугалагы булдырылды. Шулай ук Татар Төкесе, Иске Дуван һәм Яңа Чәке авылларында  фельдшер-акушерлык пунктлары, район үзәгендә “Балалар паркы”, Татар Саплыгы авылында спорт мәйданчыгы төзелде. Тагын бер спорт комплексын ачтык менә яңа гына.

Район үзәгендә элеккеге салым инспекциясе бинасы ремонтланды  һәм шул бинага район архивын күчердек. Капиталь төзекләндерүләрне тагын да санап китсәк Шланга, Яңа Кәкерле мәктәпләрендә, Городище балалар бакчасында, Яңа Ишле, Татар Бизнәсе мәдәният йортларында, Яңа Ишле авыл җирлеге бинасында билгеле бер күләмдә эшләр алып барылганлыгын әйтергә була. Район үзәгендәге лицей-интернатта янкорма төзү эшләре башланып китте. Күп инде төзү-төзекләндерү эшләре һәм алар барысы да халыкның күз алдында. Гомумән, Чүпрәле районында капитал салулар 2018 елда  1 миллиардтан артык сумны тәшкил итә.

–Соңгы елларда районда “Чиста су” программасы да киң колач белән эшли башлаган иде. Газета укучыларыбыз да бу уңайдан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерә. Әмма чишмә суы барып җитмәгән авыллар бар әле районда. Бу эш дәвам иттерелерме икән?

–Район халкының Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерүе бик урынлы. Чөнки мин, ел башында, Чүпрәле районы җитәкчесе буларак,  Президент кабул итүенә кергәндә нәкъ менә шушы су проблемасын күтәргән идем. Һәм ул безгә бюджетта каралган су челтәре төзелеше чыгымнарына өстәп тагын 112 млн. сумлык  матди ярдәм бирде. Әлеге ярдәм 2018 елда район күләмендә тагын 73 км. озынлыкта су челтәре ясап, 9 авылны сулы итүгә тотылды. Шулай итеп, Кече Чынлы, Түбән-Югары Каракитә, Зур Чынлы, Зур һәм Кече Аксу, Иске Чокалы, Алешкин-Саплык авылларына чиста су килеп җитте. 60 км. озынлыктагы Борындык – Алешкин-Саплык суүткәргече төзелеше төгәлләнде.

Моны район күләмендәге иң зур уңыш һәм эш дияр идем. Су бит инде ул – яшәү чыганагы. Гомумән 2014-2018 еллар эчендә район күләмендә 324 км. озынлыгында су магистрале төзелде. 25 авыл эчәргә яраклы су белән тәэмин ителде. Безнең алда хәзер калган авылларны да су белән тәэмин итү бурычы тора. Шулай ук, район үзәгендә дә су җитмәү проблемасын хәл итәсе бар.

–Юллар проблемасы, Марат Ринатович, Чүпрәле районы өчен һаман да проблема булып кала бирә...

–Бер Чүпрәле районы өчен генә проблема димәс идем мин аны. Моның инде объектив һәм субъектив сәбәпләре бар. Әйе, юллар буенча районда күп эшләнсә дә, эшләнергә тиешлесе тагын да күбрәк. Олы, таш юл барып җитмәгән авыллар да бар әле. Юллар төзелмичә тормый анысы, тик еллар үтү белән алар сафтан чыга. Шундый сафтан чыккан юлларны ремонтлау, яңадан төзү буенча эшләр алып барылды 2018 елда: “Чуваш Бизнәсе – Татар Бизнәсе” юлын төзү эше башланды, Татар Шатрашанына бара торган һәм “Казан – Ульян – Иске Чүпрәле” автомобиль юлларының бер өлеше төзекләндерелде, күперләр ясалды. Әмма, әйткәнемчә, башкарыласы тагын да күп әле. Бүгенге көндә районда 52 км. юл норматив таләпләргә җавап бирми. Елына 10-15 км. юлны төзекләндереп булса, якын арада ”йөреп булмаслык хәлгә килгән юллар” мәсьәләсен дә чишәчәкбез.

–Бүгенге көнгә кайсы тармакны иң авыры дияр идегез?

–Бүгенге көнгә генә түгел, элек-электән авыр, әмма туендыручы тармак булып авыл хуҗалыгы санала. Безнең якта да бу шулай – Чүпрәле районы икътисадында иң зур өлешне дә авыл хуҗалыгы алып тора. Без инде киләчәктә дә ата-бабалар салып калдырган традицияләр: җир эшкәртү, мал-туар асрап көн күрүдән читләшмәбез, дип уйлыйм, чөнки бу безнең геннарда. Бары тик үстерү, җитештерү, продукцияне реализацияләү өчен шартлар гына тудырырга кирәк. Һәм халык белән киңәшләшеп  базарда соралганны җитештерү буенча эш алып барачакбыз. Сөткә, мәсәлән, базарда ихтыяҗ бетмәячәк. Ә кайбер культуралар, бәрәңгегә инде ул кадәр сорау юк. Шуңа да бакча тутырып бәрәңге чәчкәнче, аны үзеңә җитәрлек кадәр генә утыртып, артып калган җиргә бакча җиләге, сарымсак, суган чәчү кулайрак.  Моның уңай үрнәкләре безнең районда бар да инде. “АгроТрансПорт” җәмгыятендә, Альфред Хәйруллин биләмәсендә, Иске Кәкерле авылында бер гаилә, мәсәлән, бакча җиләге үстереп сату белән шөгыльләнә. Ындыр тутырып сарымсак үстерүчеләр дә бар. Продукцияләрен чират торып алып бетерделәр. Мал-туар асрап кына калмыйча, кош-корт үстерүгә өстенлек бирүчеләр дә күренә башлады. РөстәмБадыйков, мәсәлән, үткән ел 1000 баш каз асрады. Быел исә аларның санын 3000гә җиткермәкче. Билгеле, андый кешеләргә булышлык күрсәтергә тырышабыз. Безнең максат – гаиләгә, хуҗалыкка акча керсен, табышы булсын.

Район буенча 2018 ел авыл хуҗалыгы күрсәткечләрен анализлаганда, никадәрле тырышлык куйсаң да, бөтен төр технологияләрне үтәсәң дә үсемлекчелек өлкәсендәге уңышны һава торышы көйли, диясем килә. 2018 елда да безнең район территориясендә булган һава торышы игенчелек өчен кулай булмады. Шуңа да карамастан, бөртеклеләрнең һәр гектарыннан уртача 23 центнер уңыш чыкты. Бу безгә тулаем күләмдә 84,2 мең тонна ашлык җыярга мөмкинлек бирде.

Шәхси, крестьян-фермер хуҗалыкларын да кертеп исәпләгәндә районда 30000 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Шуның 15600е шәхси хуҗалыкларда, һәм аның 5471е савым сыерлар. Дөрес, терлек азыгы әзерләүгә дә җәйлеген табигать үз төзәтмәләрен кертте. Корылыклы һава торышы күпьеллык үләннәрне икенче-өченче тапкыр чабып алуга әлләни мөмкинлек бирмәде. Тик шуңа да карамастан, районыбыз терлекчеләре 1854 тонна күләмендә ит җитештерделәр, 24702 тонна сөт саудылар. Быел исә үз алларына тагын да зуррак үрләр яулауны – бер сыерга күчереп исәпләгәндә 5500 кг. сөт савуны максат итеп куйдылар.

2018 ел башында сөткә бәяләр түбән иде. Сөт җыючылар, сөт эшкәртүче заводлар белән сөйләшүләр алып барып халыктан сатып алына торган  1 литр сөтнең бәясен 17 сумга күтәртүгә ирештек. Һәм соңгы айларда шул бәя саклана да.  

13000 гектарда көзге уҗым культуралары чәчеп калдырдык, сөрелмичә-эшкәртелмичә бер генә гектар җир дә калмады. Әйткәнемчә, табигатьнең генә бераз ярдәмче булуы кирәк, үзенә йөкләнгәнне авыл кешесе намус белән башкара ул.       

–Марат Ринатович,  һәрбер эшнең нәтиҗәсе уңышлы булсын өчен иң беренче максат кирәк. Район башлыгы буларак Сез үз алдыгызга нинди максат һәм бурычлар куясыз?  Һәм районның киләчәк үсешенә нигез итеп нинди тармакларны күрәсез?  

–Район башлыгы буларак минем иң беренче максатым – минем районымда һәр кешегә яшәү уңайлы булсын! Ә яшәүнең уңайлылыгына инде, билгеле, кешенең эш белән тәэмин ителеше, аннан канәгать булуы, көнкүреш шартларының җайлылыгы һәм бик күп төрле социаль факторлар тәэсир итә.

Эш урыннары булдыру. Кайвакыт мине тәнкыйтьлиләр дә, ни өчен спорт объекты өстенә тагын бер спорт объекты төзисез, ачасыз, дип. Ә һәрбер яңа ачылган объект бит ул –  яңа эш урыннары. 10-15 кешене эш белән тәэмин итә алабыз икән, 10-15 кешенең гаилә бюджеты тулылана, дигән сүз. Әмма гел спорт объектлары гына төзеп тормабыз, 2019 елда районда кооперативлар төзү буенча эш алып барачакбыз. Аның инде нигезе бар. Мал сую, ит эшкәртү цехлары булдырырга исәп. Авылларда мини-пекарнялар эшләтеп җибәрәсе иде. Максатлар, күздә тоткан бурычлар күп алар – иң мөһиме, әйткәнемчә, халыкка эш урыннары булдыру.

–Марат Ринатович, соңгы вакытларда республикада төрле грант ярдәмнәре дә гамәлдә. Ә үзебезнең район күләмендә шундый грант кебек ярдәмнәрне оештырып булмыймы?

–Грант бит инде ул теге яки бу идеяне тормышка ашыру өчен бирелә торган дәүләт ярдәме. Без андый стимуллаштыру чараларын 2018 елда ук эшләдек. Районның иң матур йорт-хуҗалыгын конкурс нигезендә ачыкладык, бүләкләдек. Бүләкләр дә яхшы иде: беренче урынга –мотоблок; икенче урынга –үлән чабу җайланмасы (триммер); өченче урынны алучыга бензопычкы бирдек. Әлеге конкурс быел да дәвам итәчәк. Бүләкләр дә шундый ук булачак.

Аннары  соң республикакүләм олимпиадаларда җиңүчеләрне, уку алдынгыларын төрлечә бүләклибез. Гомумән, изге эшкә юнәлдерелгән идеяләрне тормышка ашыру өчен  ярдәм итәргә тырышабыз.

“Авыл көне”  бәйрәмен дә һәр авылда үткәрергә кирәк, дигән нәтиҗәгә килдек. Бу чарага әзерлек барышында авыл төзекләнеп, матурайса, бәйрәм көнне күптән күрешмәгән авылдашлар очраша – бу да авыл проблемасына читтә яшәүче күренекле якташларыбызның игътибарын юнәлтүдә бер адым.

–Әмма соңгы елларда авыл кешесенең шәһәргә күченү фактлары күзәтелә, туучылар саны да үлүчеләргә карата азрак. Сезнең моңа карата фикерегез нинди? Гомумән, райондагы демографик хәлгә йогынты ясарга мөмкинме?

–Моңа карата фикерем тискәре, әлбәттә. Шәһәрдә дә һич кемне дә кочак җәеп көтеп торучы юк. Монда инде җайга салынган тормышың, йортың-җирең бар. Һәм, соңгы елларда шәһәрләрдән кире авылга күченеп кайтучылар да күбәя башлады. Авылда туып-үскән кеше, шәһәрдә вакытлыча яшәгәннән соң, картлык гомерен үткәрү өчен яңадан туган-үскән җиренә кайта.  Әмма безгә яшьләр дә кирәк. Белемле, эшкә, бала тудыруга сәләтле яшьләр.

Районда демография яхшырсын өчен җирле сәламәтлек саклау өлкәсенең дә яхшы, тиешле дәрәҗәдә эшләве сорала. Каршыңа килгән авыруга туганыңа караган кебек карау, дәвалау, гомерен саклап калу өчен генә түгел, аны озынайту өчен дә ихлас тырышу кирәк.

Аннан килеп кеше дә үз сәламәтлегенә игътибарлы булырга тиеш. Диспансерлаштыру, флюорография кебек чаралардан читләшмәскә кирәк. Үткән ел диспансерлаштыру вакытында табылган авыруларның 30%, мәсәлән, беренче тапкыр ачыкланган. Диспансерлаштыру үткән 3000нән артык кешенең 519 үзендә ниндидер авыру барлыгын белмәгән дә. Авыруны иртә ачыклау – ул вакытында дәвалану һәм савыгу, дигән сүз.

Санап киткән шушы факторлар булганда гына районда демографик хәл уңайланачак.

–Марат Ринатович, Чүпрәле районының киләчәген якындагы 10 елга нинди иттереп күрәсез?

–Чүпрәле районы минем хыялымда  бер килеп күргән кешенең бу якка тагын киләсе, монда калып, я булмаса күченеп кайтып яшәү теләген уятучы район буларак гәүдәләнә. Авыл хуҗалыгы белән янәшә сәнәгать тармагы, урта һәм кече эшмәкәрлек үсеш алган төбәк иттереп күрәм. Һәм бу буш сүзләр түгел. Чүпрәле районының потенциалы бар аның. Бу – шул ук уңдырышлы, кара туфраклы җирләребез, эш сөючән, дус яши белгән халкыбыз. Бергә, бердәм булганда без боларның барысына да ирешәчәкбез, дип уйлыйм.

–Марат Ринатович, “Туган як” редакциясе карамагында булган мәгълүмат чаралары аша “Район башлыгы белән әңгәмә булачак, үзегезне кызыксындырган сорауларны бирә аласыз” дип игълан иткәннән соң газета укучыларыбыздан бик күп сораулар керде. Шуларның безнең карашка иң мөһимнәрен ачыклап китик әле.

“Үзе турында сөйләсен әле. Бик гади, итагатьле кеше.  Әти-әнисе кемнәр?” дигән сорау яздырды Иске Чүпрәле авылыннан Айзәтуллова фамилияле ханым.

–Әнием Рамилә Нурулла кызы, әтием Ринат Кәрим улы. Яшел Үзән районының Карашәм авылында туганмын. Әти- әниемнең мин икенче уллары. Әнием – укытучы, безнең авылдан 3 км. ераклыктагы Албаба һөнәри-техник училищесына һәр көн йөреп, математика укытты. Әтием колхозда инженер иде. Мин туганда Бөек Ватан сугышы ветераны бабам Кәрим вафат, әбием исән-сау иде. Икенче сыйныфка укырга инде мин район үзәге булган Норлат мәктәбенә бардым. Норлатка без гаиләбез белән (әбине дә алып) күчендек.

Урта мәктәпне алтын медальгә тәмамладым. Укырга бик ярата идем. Татар, рус әдәбияты, математика минем өчен иң яраткан фәннәр иде. Укырга әле дә яратам, ләкин вакыт тими. Урта белем алганнан соң Казан финанс-икътисад институтына укырга кердем. Һәм аны тәмамлагач икътисад фәннәре кандидаты диссертациясен якладым. Иң беренче җитди хезмәтемне Татарстан Дәүләт Советында башладым. Өйләндем. Хатыным Роза белән бер кыз, бер ул үстерәбез. Кызым Камилә Казанда колледжда укый, улым Камил 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе укучысы.

Безне шундый итеп тәрбияләгән, укуга, белем алуга мәхәббәт уята алган, тормышны, кешеләрне танырга өйрәткән әти-әниемә, укытучыларыма, билгеле, күңелемдә зур рәхмәт хисләре яши. 

–Район башлыгы буларак районга эшкә кайткан, әмма әле гаилә корып өлгермәгән яшьләр тормышын ничек күзаллыйсыз? Соңгы елларда районга күп кенә яшьләр кайтты. Әмма торырга урын юк...

Анастасия.

–Анастасиягә җавап итеп шуны әйтәсем килә, без бу проблемадан хәбәрдарбыз һәм аны хәл итү юлларын эзлибез.

Яңа укып кайткан белгечләрне без көтеп алабыз һәм аларга төрле эш урыннары тәкъдим итәбез, төрле программаларга кертергә тырышабыз. Узган ел, мәсәлән, шундый программалар нигезендә 17 кеше торак сатып алуга субсидия алды. Өч белгеч “Земский доктор” программасы нигезендә тораклы булды. Соң килеп, банкларның да бу юнәлештә ташламалы шартларда кредитлар бирүен искә төшерик. Шәһәрдә дә шулай ук бит ул – фатирны түләп аласы.

–“Чүпрәле” сәнәгать паркы, дип шаулаштылар. Эш урыннары була, дидегез. Нигә һаман да эшләп китми соң ул?

Асмәтуллов, Иске Чүпрәле.

–Эшли бит инде ул. Анда ике резидент эшкәртү, җитештерү белән шөгыльләнә. Быел исә тагын бишәве эшчәнлекләрен башлап җибәрәчәк. “Чүпрәле” сәнәгать паркы да тулы куәтенә эшләп китәчәк. Ә әлегә үз көчебезгә, булган резервларыбызга таянабыз. Чит ил инвесторлары белән беррәттән, үзебезнең район эшмәкәрләренә дә эшчәнлекләрен җәелдерүне тәкъдим итәбез. Табышны производствоны тагын да үстерүгә юнәлдергәндә генә отышлы булачагын аңлатырга тырышабыз.

–“Туган як” газетасында район башлыгы Марат Гафаров эштән китүче авыл башлыгы Рамиль Мостафинның биш еллык хезмәтенә югары бәя бирде, дип язганнар иде. Сез бит Рамиль Мостафин белән биш ел эшләмәдегез. “Туган як” дөрес язмыймы?

Фатихҗан Измайлов,

Югары Каракитә авылы.

–Авыл башлыгы булып бер ел гына эшләүне дә югары хезмәт дип бәяләү кирәк. Чөнки, халык белән эшлисе. 100 кешегә синең эшең ошарга, ә бер кешегә ошамаска мөмкин. Шуңа да барлык китүче авыл башлыкларына да (ә алар өчәү иде, үз теләкләре белән эштән киттеләр) хезмәтләре өчен рәхмәт әйттем мин.

–Район башлыгының гаиләсенең тулылануы көтелә икән. Чүпрәле районы халкының санын тулыландырачакмы туачак бала?

Энҗе Алимова.

–Әйе, ул Чүпрәле районында туган Рәсәй гражданы булачак!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев