Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Пандемия булуга карамастан, яшәгән территорияләребез чиста булырга тиеш

Татарстан Республикасында, шул исәптән Чүпрәле муниципаль районында 1 апрельдән башланган санитар-чистарту буенча икеайлык 31 майга кадәр дәвам итә.

Район башкарма комитеты каршында эшләп килүче Административ комиссиянең җаваплы сәркәтибе Ильяс Нәсыйбуллин сүзләренә караганда, элек елларда икеайлык барышында санитар – чистарту эшләренең барышына контрольлек итү һәм урамнар, ишек аллары, торак секторда закон таләпләрен бозучыларны җавапка тарту буенча 30 – 40 бөркетмә төзелгән булса, быел исә короновирус пандемиясе таралу сәбәпле аларның саны күпкә кимегән. Бу әле үзебез яши торган җирлекне ничек чүпләсәк тә ярый дигән сүз түгел. Административ комиссия рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов та шушы көннәрдә генә үткәрелгән утырышта бу хакта җитди белдерү ясады.

Реклама

“Ни генә булмасын яшәгән территорияләребез чиста булырга тиеш”,- диде ул гаепләнеп залга чакырылучыларга мөрәҗәгать итеп. Ул көнне Матак, Яңа Ишле, Кече Чынлы Югары Каракитә һәм Татар Бизнәсе авылларыннан бер төркем йорт хуҗалары чакырылган иде. Торак тирә – юнен чүп – чардан чистартмаган өчен аларга бөркетмәләр язылган. Дөрес, авыл җирлекләре башлыклары әйтүенчә, кайберләре шунда ук территорияләрен тәртипкә китергән. Ә менә кайберләренә тагын бер атна срок бирелде. Әгәр аннан соң да чистарту үткәрелми икән, комиссия закон кулланырга мәҗбүр була. Шуңа да райондашлар үз территорияләрегезне чүп-чардан арындырыгыз, дип әйтәсе килә. Капка алдыгыздагы күптән кайткан төзелеш материаллары булса, аны алып куярга кирәк. Юкса, штрафлар күләме бик саллы. Татарстан Республикасы Законының 3.6 маддәсе нигезендә, кагыйдәләрне бозучыга кисәтү яки гражданнарга – 2000 сумнан 3500 сумга кадәр, вазифаи затларга -15000 сумнан 30 меңгә, юридик затларга 200 меңнән 500 меңгә кадәр штраф каралган. Хокук бозу кабатланган очракта административ штраф күләме арта. Ул, категориягә карап, 3500-5000 сум, 30 000-50 000 сум, 500 000 сумнан бер миллион сумны тәшкил итә. Транспорт чарасын яшеллек зонасына, балалар һәм спорт, шулай ук йорт янындагы хуҗалык мәйданчыкларына куйган өчен дә штрафлар зур. Гражданнарга – 2000 - 3500 сум, вазифаи затларга – 5000 - 20000 сум, юридик затларга – 50 000 һәм 100 000 сум каралган. Үткән еллардагы рейдлар нәтиҗәсеннән чыгып шуны да искәртик, төзелеш өчен капка алдыгызга яңа гына кайткан материал булса, авыл җирлегеннән төзелеш алып баруыгыз хакында белешмә алып куярга кирәклеген онытмагыз. Административ комиссия район халкы санитар чистарту эшенә һәр вакытта да җитди карар дип ышана. Территорияләребезне чиста тоту – һәркайсыбызның уртак бурычы! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев