Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Өч чүпрәлелегә– административ җәза бирелде

Административ штрафны закон нигезендә  вакытында түләмәү юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылар өчен күңелсез тәмамланырга  мөмкин. Бу хакта райондагы  ЮХИДИ бүлеге  искәртә.

Административ штраф, административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексы нигезендә, административ җаваплылыкка тартылган зат тарафыннан, кабул ителгән административ штраф салу турында Карар көченә кергәннән соң, 60 көннән дә соңга калмыйча яисә кичектереп тору срогы чыкканчы, түләнергә тиеш. РФ КоАП 20.25 статьясының 1 өлеше нигезендә түләнмәгән административ штраф өчен ике тапкыр күләмендә административ штраф салу яки 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алу яисә 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр башкару рәвешендә административ җаваплылык каралган.

Агымдагы елның ике атнасында райондагы дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларга карата билгеләнгән срокта штраф түләмәгән өчен шундый  өч административ материал төзегән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев