Хакимияттә традицион эшлекле планерка булды.
Район башлыгы Марат Гафаров якын арада хәл ителергә тиешле төп бурычларны билгеләде. Бу хакта drogganoye_official Instagramда яза.
Бу - "Дуслык" паркын төзекләндерүне төгәлләү.
Бу атнадан Үзәк урамның икенче чираттагы төзекләндерү эшләре башлана. Әлеге эшләр Татарстан Республикасының иҗтимагый киңлекләрен үстерү программасы кысаларында башкарыла.
Иске Чүпрәледә юл-чокырларны ремонтлау эшләрен башкарырга кирәк.
20 кешелек эш урынына исәпләнгән тегү цехын ачу, шулай ук икенче сугым цехы төзелешен планлаштыру. Моның өчен производстволарның урнашу урынын билгеләргә кирәк.
Нет комментариев