Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Марат Җәббаров: азык әзерләү-беренче чиратта мөһим мәсьәлә

Быел 500 мең га күпьеллык үләннәр мәйданында азык әзерләргә кирәк.

Татарстан Республикасында чәчү кампаниясе төгәлләнеп килә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

Марат Җәббаров, тармакта шулай ук мөһим эшләр башкарасы бар – ул терлек азыгы әзерләү, дип искәртте. Терлекчелекнең продуктивлылыгы эшләрне ничек оештыруга, тиешле срокларны үтәүгә бәйле булачак. Бүгенгә 19 район терлек азыгы әзерләүгә кереште. Әлегә 8 мең гектардан артык мәйданда күпьеллык үлән чабылган һәм беренче 11 мең тонна сенаж әзерләнгән. Һава шартлары уңай, үләннең биеклеге 35 см һәм аннан биегрәк, урыны-урыны белән 50 см. га кадәр җитә.

Быел безгә 500 мең га күпьеллык үләннәр мәйданында азык әзерләргә кирәк, дип хәбәр итте министр. Ул район башлыкларына, холдинглар һәм хуҗалыклар җитәкчеләренә - техниканы мөмкин кадәр күбрәк әзерләргә, печән чабуга оешкан төстә керешергә һәм үләннәрнең беренче катын әзерләүне 15 июньгә төгәлләргә, дип, мөрәҗәгать итте.

Моның өчен республикада 843 азык җыю комбайны, 451 үзйөрешле һәм 1500дән артык тагылма чапкыч, 1700 пресс-җыйгыч һәм башка техника бар. Республика буенча 1 азык җыю комбайнына 700 гектардан артык йөкләнеш булса да, хезмәтне тиешле дәрәҗәдә оештырганда, техник мөмкинлекләр күрсәтелгән срокларда сыйфатлы азык әзерләргә мөмкинлек бирә, дип саный Марат Җәббаров. Аның сүзләренә караганда, тәүлек саен 100 мең тонна азык әзерләү мөмкинлеге бар. Сенаж массасын сыйфатлы тыгызлау һәм консервантлар куллану тәэмин ителгән.

“Техниканы ремонтлауны, ягулык белән тәэмин итүне, механизаторларны тукландыруны шулай ук кырда ук башкарырга кирәк. Республикада механикалаштырылган 6 отряд эшли. Аларны азык әзерләү өчен үз техник мөмкинлекләре җитешмәүчеләр өчен җәлеп итәргә тәкъдим итәбез”, - диде министр.

Республикада авыл хуҗалыгы техникасы паркын актив яңарту дәвам итә. Быел 240 трактор, 80 ашлык җыю һәм 19 азык җыю комбайны, 930тан артык башка техника һәм җайланмалар  сатып алынды, шул исәптән 2 млрд. сумга якын Росагролизинг аша.

Реклама

 

“Азык әзерләү техникасы паркын, куәтле, югары җитештерүчән комбайннарга һәм үзйөрешле чапкычларга алыштырып, яңартырту таләп ителә. «Росагролизинг» белән хезмәттәшлекне дәвам итәргә кирәк. Чөнки еллык 3% ставка белән банклар кредит бирми”, - дип искәртте Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы.

Үткән атнада республика районнарында узган азык әзерләү техникасының һәм азыксаклагычларның әзерлеген тикшерү һәр хуҗалыкның һәм районның әзерлек дәрәҗәсен күрсәтте. Әйтик, Актаныш, Азнакай, Алексеевск, Әтнә, Балтач, Зәй, Кайбыч, Мамадыш, Мөслим, Саба, Сарман, Тукай һәм башка районнар хуҗалыклары, карантинга да карамастан, азык җыю техникасы паркын тулысынча әзерләгәннәр.

Әгерҗе районы комбайннары кабул итүгә әзер түгел иде. Апас, Кама Тамагы, Спас, Чирмешән районнары графиктан шактый калыша.

Марат Җәббаров шулай ук, урыннарга чыгып тикшерүләрдән күренгәнчә, Әгерҗе, Чирмешән, Югары Ослан, Спас һәм кайбер башка районнарда терлек азыгы саклагычларының да кабул итүгә әзер булмавы турында хәбәр итте. “Бу – хуҗаларча эш итү түгел, - диде министр. - Хәзер инде бөтен җирдә диярлек азык әзерләү башлана, ә траншеялар әзер түгел. Кабул итү башланганчы барлык траншеялар да әзер булырга тиеш”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев