Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Коронавирус авыруын җиңгән Нина апа

Коронавирус авыруы бүгенге көндә һәркемне курку астында яшәргә мәҗбүр итә.

Әлеге авырудан савыккан Иске Элмәле авылында яшәүче Нина апа Сергеева безгә  бу хакта менә ниләр сөйләде:

–Мин апрель ахырында авырап китеп, май башында тулаем савыгып хастаханәдән чыктым. Бүгенге көндә үземне бик әйбәт хис итәм. Ходайга шөкер.

Нина Геннадиевна чиркәүдән кайткач, үзен начар хис итә башлый. Аннан кайтканда кибеткә керә, тәмләп чәй эчәргә әйберләр, кичке ашка дип балык та ала. Шушы кичтә үк аның хәле китеп бара.

–Күңелем болганды, косасы килә башлады. Хәлем кисәк начарайды. Әйтерсең лә, нәрсә беләндер агуланган кебек. Шулай дип уйладым да. Әмма икенче көнне дә хәлем яхшырмагач, ашыгыч ярдәм чакырттык. 2 атна дәвамында мин Казанда дәваландым. Диагнозны шушы коронавирус авыруы дип куйдылар.

Нина апа табибларга бик рәхмәтле. “Бик карадылар, бик тәрбияләделәр. Ашау-эчү дә бик яхшы иде. Дәваланганнан соң да капка төбенә кадәр үк кайтарып куйдылар”,-дип рәхмәтләр укый.

Реклама

Ул гомере буе район үзәк хастаханәсендә шәфкать туташы булып хезмәт куя. Тормыш иптәше белән алар бер ул тәрбияләп үстерәләр, бүгенге көндә уллары яннарында яши.

Медицина хезмәткәре буларак, Нина апа райондашларыбызга да авыру билгеләре  беленә калса, табибларга кичекмәстән мөрәҗәгать итәргә киңәш итә.

–Нинди генә авыру булмасын, организмга эләккәч аның ни рәвешле зыян салуын, әллә инде “җиңелчә” генә үтеп китүен берәү дә әйтә алмый. Аеруча, хроник авырулары булган кешеләр өчен башка төр инфекцияләр бик куркыныч. “Авыруын яшергән, үлгән”, дигән гыйбарә бар. Куркырга кирәкми, һәр авыруның үз дәвасы. Яхшыга өметләнергә кирәк. Өлкән яшьтә булсам да, авыруны җиңдем бит әле,-ди ул.

Авыру сайланып тормый. Әнигә дә, бәбигә дә, өлкәннәргә дә  “ябыша”. Якыннарыгызны һәм үзегезне саклагыз! Исән булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев