Бүген 2018 елның 14 сентябрендә Иске Чүпрәле авыл җирлеге Советының 46 нчы утырышы узды.
Утырыш эшендә территориаль сайлау комиссиясе рәисе Илгизәр Вафин үткән якшәмбе, 9 сентябрьдә узган муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына, шул исәптән Иске Чүпрәле авыл җирлегендә өстәмә сайлауларның нәтиҗәләре турында сөйләде. 1 номерлы Иске Чүпрәле авыл җирлегенең бер мандатлы сайлау округы буенча Иске Чүпрәле авыл җирлеге Советына депутат итеп, Марат Гафаровның сайлануын белдерде һәм депутат таныклыгы тапшырды.
Утырыш барышында, шулай ук, яшерен һәм бер тавыштан Иске Чүпрәле авыл җирлеге башлыгы итеп Марат Ринат улы Гафаров сайланды.

Нет комментариев