Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Иң яхшы комбайнчыларны Президент Грантлары көтә

Агымдагы ел урагы чорында да Татарстан Республикасы комбайнчылары арасында республика Президенты Грантларына конкурс игълан ителде.

Аның нәтиҗәләре буенча Татарстанның иң яхшы 200 комбайнчысы 100 әр мең сум Грант алачак. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек идарәсе начальнигы Тәлгать Халитов әйтүенчә, Грантлар урып-җыю конвейерының барлык участокларында да игенчеләрне югары җитештерүчәнлекле хезмәткә кызыксындыру максатыннан билгеләнгән. Комбайннарның эш күрсәткечләре 1,2,3, һәм 4 төркемдәге комбайннарның маркаларына карап нәтиҗә чыгарылачак. Алдынгылар исемлегендә Чүпрәле игенчеләре дә булыр дигән зур ышаныч бар. Алга, комбайнчы егетләр!

Исегезгә төшерәбез, 21 августка кадәр Татарстан Республикасында “Комбайн“ профилактик операциясе дәвам итә. Урып-җыю чорында комбайннарның имин эшләвен тәэмин итү, янгын, техника куркынычсызлыгын, җәрәхәт алу очракларын кисәтү аның төп максаты итеп куела. Бу чорда төп игътибарны комбайннарның дәүләт номеры билгесе, дәүләт теркәве, техник карау узуга, тракторист-машинистларның таныклыклары булуга бирәбез. Таләп ителгән кагыйдәләрне бозу фактлары ачыкланса, транспорт чаралары белән идарә итүгә рөхсәт биргән өчен җаваплы вазифаи затлар административ җәзага тартыла, – ди Чүпрәле районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Илдар Шәйхаттаров. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев