Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Гаиләләргә ярдәм чаралары турында Венера Садеева сөйли

Россия Президенты Владимир Путинның коронавирус таралу шартларында балалы гаиләләргә ярдәм чараларын игълан итүе турында язган идек инде.

Бу уңайдан редакция почтасына да бик күп сораулар керде. Газета укучыларыбызның сорауларына Россия Пенсия фондының Чүпрәле районы клиент службасы җитәкчесе Венера Садеева җавап бирә.

-Безнең гаиләдә 16 яшькә кадәрге өч балабыз бар. 10 мең сум акча гаиләдәге һәр балага да биреләме?

-Әйе, гаиләдә 3 яшьтән 16 яшькә кадәрле 1 бала булса- 10 мең, ике бала булганда, 20 мең сум акча бирелә.

-“Ана капиталы”на хокукы булмаган гаиләләргә бу акча биреләме?

-Әлбәттә, бер тапкыр бирелүче бу ярдәм “Ана капиталы”на бәйле түгел.

-Балабызга июнь ахырында 16 яшь тула, безгә 10 мең сум акча биреләме?

-Әйе, закон буенча  берьюлы түләнә торган акча алу хокукы 2020 елның 1 июленә кадәр булырга тиеш. Балага 16 яшь 30 июньдә тулса да, гаиләгә 10 мең сум акча түләнә.

-Балабызга 3 яшь апрель- июнь аралыгында тулган очракта, гаилә ай саен бирелә торган акчаны да, берьюлы бирелүчесен дә ала аламы?

-Әлбәттә, балага апрельдә 3 яше тулса, гаилә апрель ае өчен 5 мең сум, ә 1 июньнән соң 10 мең сум акча ала.

Балага 3 яшь майда  тулган очракта, гаиләгә апрель һәм май айлары өчен 5әр мең сум (ике айга 10 мең сум), 1 июньнән 10 мең сум акча түләнә.

Балага  3 яшь июньдә тула икән, гаилә апрель, май, июнь айлары өчен 5әр мең сум (барлыгы 15 мең сум), 1 июньнән 10 мең сум акча ала.

-Дәүләт тарафыннан бирелүче әлеге өстәмә ярдәм гаиләнең айлык кеременә бәйлеме?

-Юк. Бу түләү  гаиләнең кеременә бәйле түгел. Шулай ук эш урыны, хезмәт хакы булу – булмау, башка төр пособие, пенсияләр, социаль түләүләр һәм социаль ярдәм төрләре дә исәпкә алынмый. 16 яшькә кадәрле балалары булган барлык  гаиләләргә дә акча бирелә.

-Безнең гаиләдә 3 яшьтән 16 яшькәчә ике балабыз бар, гариза аларның һәркайсына аерым язылырга тиешме?

-Юк, гаиләдә 3 яшьтән 16 яшькә кадәрле ике яки аннан күбрәк бала булган очракта, акча түләүне сорап, бары бер генә гариза языла.

-10 мең сум акча түләүне сорап гариза тапшырдык. Ә менә түләү билгеләнгәнме- юкмы икәнлеген каян белергә мөмкин соң?

-Гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталы аша  юллаучылар нәтиҗәне шуннан ук карый алалар. Гариза Пенсия фондының клиентлар хезмәтендә язылса, акча Законда каралган срокларда дәгъва итүчегә күчерелә. Кабул ителгән уңай карар турында гариза тапшырган территориаль органга  шалтыратып белешергә мөмкин.

Гариза уңай хәл ителмәсә, карар кабул ителгәннән соң бер эш көне дәвамында бу хакта гариза язучыга заказлы хат юллана.

-Гариза язганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?

-   акча Россия Федерациясендә яшәүче РФ гражданнарына бирелә; Гаилә даими рәвештә чит илдә яшәгән очракта, акча түләнми.

- баланың опекуннары гаризаны Пенсия фондына яисә күпфункцияле үзәккә барып тапшыралар;

-   гаризада гариза белән мөрәҗәгать итүченең банк счеты күрсәтелергә тиеш. Акча башка кеше счетына күчерелми. Гаризада башка кешенең банк реквизитлары күрсәтелеп язылган булса, аны кабаттан үз реквизитларыңны күрсәтеп язарга кирәк.

Түбәндәге очракта акча түләнми:

-              балага карата ата – ана хокуклары чикләнсә яисә ата – ана хокукыннан мәхрүм ителгән булса;

-              берьюлы түләү алуга хокук биргән баланың үлеме очрагында;

-              тулы түгел яисә дөрес булмаган мәгълүматьлар биргәндә.

-Без - Россия гражданнары, әмма башка илдә яшибез. Балабызга бу акчаны ала алабызмы?

-Кызганычка каршы, юк. Бер тапкыр күрсәтелүче бу ярдәм Россия Федерациясе территориясендә яшәүчеләргә генә күрсәтелә. Әгәр сез моңа кадәр башка илдә яшәп, аннары Россиягә кайткан булсагыз, әлеге төр түләүне алу өчен хәзерге вакытта яшәү урыныгызны раслаучы документлар тапшырырга тиеш буласыз.

-  Баланың әтисе гариза белән мөрәҗәгать итә аламы?

- Әйе, баланың таныклыгында язылган әти – әниснең икесенең берсе гариза яза ала. Ә гаризаны баланың әтисе дә, әнисе дә язган очракта акча гаризаны беренче булып язучыга күчерелә.

- Опекуннар берьюлы бирелүче түләүгә гариза язу хокукына ияме?

- Әйе, әмма алар гаризаны Пенсия фондына яки күпфункцияле үзәккә үзләре барып бирергә тиешләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев