“Фламинго” җәмгыятенең эшчәнлеге, бурычлары һәм киләчәккә планнары
Көн вакыйгасы

“Фламинго” җәмгыятенең эшчәнлеге, бурычлары һәм киләчәккә планнары

“Фламинго” җәмгыятенең эшчәнлеге, бурычлары һәм киләчәккә планнары турында аның директоры Альфред Низамов сөйләде һәм газета укучылардан кергән сорауларга җавап бирде.

–Альфред Альбертович, сез җитәкләгән оешманы әле яшь оешма дип була.  Аңа кайчан нигез салынды һәм оешманың төп бурычлары нинди?

–“Фламинго” оешмасы 2008 елның 1 январеннан оештырылды һәм үз эшчәнлеген башлап җибәрде. Беренче елларда җәмгыятьнең төп эшчәнлеге көнкүреш калдыкларын җыю, полигонга чыгару һәм утильләштерүдән  гыйбарәт иде. Башлап район үзәгендә яшәүче халыктан, оешмалардан көнкүреш калдыкларын алсак, соңрак җиде авыл җирлегенә кергән авылларда да җыя башладык. Соңгы берничә елда исә җәмгыять кышын Иске Чүпрәле авыл җирлегенә кергән Иске Чүпрәле һәм Иске Элмәле авылларындагы урамнарны кардан чистарту һәм урамнардагы яктырткычларга хезмәт күрсәтү, төзелеш һәм, шулай ук, үзсалым акчасына авыллардагы юлларны төзекләндерү кебек эшләр дә башкара. Шулай ук, карт агачларны кисү эше белән дә шөгыльләнәбез. Моның өчен махсус техника булдырдык. 2017 елда макулатура җыюга керештек. Гади кәгазьнең 1 килосын 2 сумнан, картон кәгазьнең 1 килосын 3 сумнан алабыз. Шулай ук, полиэтилен шешәләр дә җыябыз.

–Хәзерге вакытта җәмгыятьтә ничә кеше хезмәт куя? Һәм нинди техникаларыгыз бар? (Рамиль, Иске Чүпрәле)

–30 кеше эшли. Җәмгыять үз эшчәнлеген башлаган вакытта исә штатта ике генә кеше иде.

Техникага килгәндә исә, бүгенге көндә җәмгыять базасы балансында 13 берәмлек техника исәпләнә. Соңгы ун ел эчендә 11 берәмлек техника алдык.  

–Анда полигон тулып таша түгелме соң инде? (Альфик, Яңа Чүпрәле)

–Полигонның проект сыйдырышлылыгы 146250 кубометрны тәшкил итә. Ә полигонны эксплуатацияли башлаганнан бирле, ягъни 2000 елдан алып 2018 елга кадәрге чорда полигонга 131920 кубометр күләмендә каты-көнкүреш калдыклары чыгарылды. Бу полигонның 90 процентка тулуы турында сөйли.

2016-2017 елларда каты-көнкүреш калдыкларын күмү өчен өченче карта төзелде, әмма закон таләпләре нигезендә башкарылырга тиешле эшләрне төгәллисе бар әле.

–Альфред Альбертович, Сез “Инстаграм“да да рәсемнәр куясыз. Һәрвакыт эшчеләрегез хезмәт белән мәшгуль...

– Әйе, 2017 елда гына да җәмгыять тарафыннан 37 миллион сумлык  эш башкарылды, бу 2016 ел белән чагыштырганда, 4 миллион сумга артык. 2017 елда кышкы чорда Иске һәм Яңа Чүпрәле, Иске Элмәле авылларындагы юлларны, тротуарларны, паркларны һәм скверларны кардан чистарту, карт агачларны кисү кебек эшләр башкарылды.  2017 елда, шулай ук, төрле юнәлешләр буенча эш алып барылды: посадкаларда, сулыклар янын төзекләндерү, андагы  чүп-чарны җыю, бордюрларны һәм баганаларны буяу, чәчәкләр утырту, район үзәгендәге 1 номерлы “Кояшкай” балалар бакчасы территориясен төзекләндерү, урам утларын ремонтлау яисә алмаштыру, райондагы промзона территориясен, Иске Чүпрәле авылындагы зиратны агачлардан чистарту, контейнер мәйданчыкларын төзү һәм төзекләндерү, район мәдәният йорты территориясен төзекләндерү, җәяүлеләр юлларында горизонталь юл тамгалары ясау, Кооперативная, Иске Чүпрәле авыл җирлеге янында тротуар һәм машиналар кую өчен урын ясау кебек эшләр башкардык. Шул ук вакытта Иске Чүпрәле авыл җирлеге территориясендә, Иске Элмәле янында биотермик баз ясадык, Кече Чынлы һәм Матак авылларындагы ГТСка төзекләндерү үткәрдек. 

Үзсалым программасы нигезендә җиде авыл җирлегендә барлыгы 16 миллион сумлык эш башкарылды. Моңа Иске Чүпрәле авылындагы Набережная урамында җәяүлеләр өчен күпер ясалуын, Зур Аксу, Городище, Хорновар-Шигали авылларында зиратка килү юлларын төзекләндерүне, Кече Чынлы авылындагы Гагарин һәм Калинин урамнарында коелар ясауны, Городище авылында янгын сүндерү депосы бинасын төзекләндерүне һәм дренаж эшләрен башкаруны мисал итеп китерәсем килә. Башкарылган эшләребез күп, аларның һәрберсен санау мөмкин түгел.

–Агымдагы елда кыш иртә килә дигән фаразлар бар. Кыш иртә килеп, кар да тиз арада җиргә яткан очракта райондагы урамнарны кар күмеп китмәсме, урамдагы юлларны кардан чистарту өчен техникагыз әзерме? (Николай, район үзәге)

–Райондашларга борчылырга урын юк, барлык техникабыз да кышка әзер. Урамнардагы карны төрттерү өчен грейдер, ике “Т-150”, “”МТЗ” тракторларыбыз бүгеннән рейска чыгып китә ала. Шулай ук, җыелган карны “КамАЗ” машиналарына төяү өчен мини-төягечебез һәм фронталь төягечебез дә әзерлек сызыгында тора. Юлларга, тротуарларга сибү өчен тозлы ком ташып кую эше дә төгәлләнә бу көннәрдә.

–“Фламинго” җәмгыяте “Иганәче-2017” республика конкурсында Диплом белән бүләкләнде. Ни өчен? (Фирүзә, Иске Чокалы)

–Җәмгыять иганәчелек белән дә шөгыльләнә. Мәктәпләргә, “Җылы йорт” приютына, янгыннан зыян күргәннәргә, тиз арада операция ясалырга тиешле авыруларга хәлебездән килгәнчә ярдәм итәргә тырышабыз. Шуның өчен  бирелде диплом.

Бүгенге әңгәмәдәшебезгә сорауларны Римма Мәүлетова әзерләде.


Нет комментариев