Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Ел башыннан Татарстан сулыкларында 15 кеше батып үлгән

Җәй – су коеныр чак

Ниһаять җәйгә кердек.  Әлбәттә, су коенасы, комлыкта кызынып ятасы да килә. Су коенганда үтәргә тиешле куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерәбез

– Коры, эссе көннәр торганда халык сулыкларда коенып ял итәр урын эзли, ә андый урыннарның җитешмәве коену өчен яраксыз һәм әлеге максатларга җиһазландырылмаган су участоклары һәм ярларыннан файдалануга этәрә. Шундый урыннарда коену, сулыкларда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү җәрәхәтләнүгә,  ә кайчакларда, кызганычка каршы, кешеләр үлеменә китерә, -ди районның янгын-коткару гарнизоны начальнигы Роман Колпаков. Һәм бу уңайдан үз киңәшләрен дә тәкъдим итә.

– Кисәтү һәм рөхсәт булмау турында язылган щитлар куелган урыннарда, җиһазланмаган, таныш булмаган урыннарда коенмаска, әлеге максатлар өчен яраклаштырылмаган һәм таныш булмаган урыннарда корылмалардан, көймәләрдән суга сикермәскә, спиртлы эчемлекләр эчмәскә, исерек килеш суга кермәскә кирәк. Әлеге максатлар өчен билгеләнмәгән урыннарда туп уйнарга, спорт уеннары үткәрергә, шулай ук суда коенучылар артыннан куып шаярырга ярамый. Такта, бүрәнә, ятма борысларда, автомобиль камераларында, һава тутырылган матрацларда йөзү дә тыела,- дип искәртә ул. – Сулыкларда туңганчы һәм арыганчы коенырга да ярамый. Балаларны үзләрен генә су янында калдыру исә бөтенләй тыела.

Бу уңайдан район үзәк хастаханәсе табибы Илгизәр Хөснетдинов киңәшләрен дә тыңлап карау зыян итмәс.

 –  Су коену өчен иң кулай вакыт: иртән яки кич, чөнки бу вакытта эссе сугу куркынычы булмый. Су температурасы +17, +19 градустан ким булмаска тиеш. Суда 20 минуттан артык торырга ярамый. Өшеп калтырый башлаганчы коенмагыз. Мондый халәттә көзән җыеру, тын бетү, аңны югалту куркынычы арта. 15-20 минут коенып, ял иткән арада хәрәкәтле уеннар уйнап алу яхшы. Кояшта озак булганнан соң, суга кинәт керергә яки сикерергә ярамый. Тән салкынайгач, мускуллар кискен тартыла башлый һәм бу сулыш алуның тукталуына китерә. Исерек килеш суга кермәгез. Алкоголь баш миендәге кан тамырларын тарайтучы һәм киңәйтүче үзәкне томалый.

Суга батучыны коткару турында да берничә сүз. Бәлагә таручы аңсыз булса, аның башын су өстендә булырлык итеп күтәреп торырга кирәк. Ярга чыккач батучының авызын чистартырга. Аннан соң, үпкәләрдәге судан арындыру өчен, зыян күрүчене эче һәм йөзе белән аска каратып, бөкләнгән тезгә яткырырга, аркасына берничә тапкыр баскалап алырга. 1-2 минут дәвамында сулыш алмау үлемгә китерергә мөмкин. Пульс булмау, зурайган күз каралары – йөрәк туктауның беренче билгеләре. Мондый очракта кичекмәстән «авызга авыз» ясалма сулыш һәм йөрәккә туры булмаган массаж (күкрәк читлегенә 4-5 тапкыр кискен басып алып, бер тапкыр «авызга авыз» ясалма сулыш) ясарга кирәк, - ди табиб.

Кешенең 80 проценты судан торса да, сулыкларның гомер өчен куркыныч тудыруын онытырга ярамый. Су корбаны булу өчен күп вакыт кирәкми – 1-2 минут та җитә. Шуңа күрә үзебезнең һәм якыннарыбызның тормышына игътибарлы булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев