Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чуваш Чүпрәлесе урта мәктәбендә - «Үсеш ноктасы»

Федераль «Үсеш ноктасы» проекты

Яңа уку елында Чуваш Чүпрәлесе урта мәктәбендә «Үсеш ноктасы» санлы һәм гуманитар профильле белем бирү үзәге ачылачак

Милли проектлар

Россия Федерациясе авылларында һәм кече шәһәрләрендә мондый белем бирү үзәкләрен булдыру «Мәгариф» милли проектының «Заманча мәктәп» федераль проекты белән каралган.

Проект Чүпрәле районы-ның икенче белем бирү учреждениесендә тормышка ашырыла инде.  2019 елда мондый үзәк Иске Чүпрәленең 1 санлы урта мәктәбендә ачылды. Хәзерге вакытта «Мәгариф» милли проектының «Заманча мәктәп» федераль проекты кысаларында Чуваш Чүпрәлесе урта мәктәбендә «Тормыш иминлеге нигезләре», «Шахмат», кызлар һәм малайлар өчен ике «Технология» кабинетын капиталь ремонтлау дәвам итә. Биредә Буа шәһәреннән килгән  төзүчеләр эшне уңышлы дәвам итә. Мәктәп директоры Марина Аръяхова сүзләренә караганда, проектта каралган эшләр августның беренче көннәрендә тәмамланырга тиеш. Аннан соң кирәкле җиһазлар кайтарылачак һәм сыйныф бүлмәләренә урнаштырылачак. Бу инициатива ярдәмендә укучылар сыйфатлы һәм заманча таләпләргә җавап бирүче белем алачак.

 Исегезгә төшерәбез, милли проектларны гамәлгә ашыруга акчаларның 81 проценты – федераль бюджеттан һәм 19 проценты республика казнасыннан күчерелә. Татарстанда бу максатларга 2019-2021 елларда 44,6 млрд. сум юнәлдереләчәк. Милли проектлар 2024 елга кадәр дәвам итәчәк, ә финанслау күләме елдан-ел артачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев