Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәлеләр салым органнары хезмәтләрен дистанцион рәвештә ала алалар

Салым түләүчеләр өчен nalog.gov.ru сайтында 68 артык онлайн-сервис ачык.

Глобаль пандемия инфекциянең таралуын булдырмау һәм гражданнарның сәламәтлеген саклау өчен максималь җайга салынган гамәлләр таләп итә. Килеп туган вәзгыятьтә Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе контактсыз электрон хезмәттәшлеккә күчәргә чакыра.

Читтән торып салымнар мәсьәләсен Россия Федераль салым хезмәте сайты ярдәмендә хәл итәргә мөмкин. Салым түләүчеләр өчен nalog.gov.ru сайтында 68 артык онлайн-сервис ачык. Физик, юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр өчен шәхси кабинетларда салым түләргә, үз милке буенча мәгълүматны ачыкларга, 3-НДФЛ декларациясен җибәрергә, ачыкланмаган түләүләрне ачыкларга мөмкин. Юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр сыйфатында онлайн теркәлү мөмкинлеге бар.

Реклама

 Салым органнарыннан теләсә нинди консультацияне Россия Федераль салым хезмәтенең 8-800-222-22-22 Бердәм контакт-үзәге телефоны буенча алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X