Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәлеләр игътибарына: барлык төр коммуналь хезмәтләргә түләү бер квитанциядә булачак

2019 елның соңгы айлардагы бер яңалыгы  – “Татэнергосбыт”ның һәм “Татэнергосбыт” Бердәм исәп-хисап үзәге (ЕРЦ)”нең бергә берләшүе иде.

Чүпрәле районы мисалында моны карасак, бу болайрак. Без инде барыбыз да ел башыннан ук каты көнкүреш калдыклары белән эш итү дигән хезмәт өчен түли башлаган идек. Ягъни, 2019 елның 1 январеннан   Татарстан Республикасында каты коммуналь калдыкларны җыюны  ике төбәк операторы - «ПЖКХ ИК» (көнбатыш зонасы) һәм «Гринта» оешмалары (республиканың көнчыгыш зонасы) башкара. Чүпрәле районы Көнбатыш зонага керә. Безнең районнан  каты коммуналь калдыклар «ПЖКХ ИК» оешмасы белән төзелгән килешү нигезендә  “Фламинго”  җәмгыяте  ярдәмендә чыгарыла. Һәм безнең районда каты коммуналь калдыклар полигоны да бар.

1 апрельдән, ә кайбер җирлекләрдә март аеннан ук, каты калдыклар үзәкләштерелгән рәвештә чыгарыла башлады. Район үзәгендә каты калдыклар башлап контейнерларга тупланса, авылларда яшәүчеләр өчен чүпне капчыкларда җыю оештырылды һәм каты көнкүреш калдыклары җыеп бару урыннары да билгеләнде. Шулай итеп коммуналь хезмәтләр өчен түләү квитанциясендә ике төр хезмәт (шәхси йортларда яшәүчеләр өчен): 1. «Салкын су», 2. «Каты коммуналь калдыклар белән эш итү» дигәне барлыкка килде. (Ә 1 январьга кадәр икенче төр хезмәт   «каты көнкүреш калдыкларын чыгару» дип атала иде). Һәм әлеге хезмәтләр өчен квитанцияләр, килешү төзелгәнме-юкмы икәнлегенә карамыйча, район территориясендәге кеше яшәгән һәр йортка килә башлады. Чөнки, бүгенге заманда “миндә каты көнкүреш калдыклары юк”, дип әйтү мантыйкка да туры килми һәм каты көнкүреш калдыкларын, чүп-чарны яндыру да закон тарафыннан тыела, өстәвенә, аны тиешсез урыннарга да ташларга ярамый.

Декабрь аена кадәр әлеге хезмәтләр өчен түләүләр “Татэнергосбыт” Бердәм исәп-хисап үзәге(ЕРЦ)”ндә исәпләнелә һәм түләү кәгазьләре дә алардан килә иде. Алдарак әйткәнемчә, 3 декабрьдә Татарстанда бу ике тармак берләштерелде. Шуның бәрабәренә 880 мең исәп бите (лицевой счёт) бер базага тупланды һәм 55 клиентларга хезмәт күрсәтү офисы булдырылды. Безнең район очрагында бу Иске Чүпрәле авылының 2ая Пятилетка, 11 йортта урнашкан “Татэнергосбыт”ның Буа бүлеге Чүпрәле районы буенча клиентлар белән эшләү өстәмә офисында калды. Телефон номерлары: 2-27-86, 2-21-19, 2-21-80.

Реклама

Әлеге офис җитәкчесе Венера Низамова исә әлеге яңалык уңаеннан күп кенә аңлашылмаучанлыклар барлыгы турында да әйтә. Йорт хуҗалары квитанцияләрдәге төгәлсезлекләр буенча, күпчелек очракта торак йортта яшәүчеләр санының арттырып язылуы турында, мөрәҗәгать итә икән. “Һәм бу бик мөһим”, -ди ул. Квитанцияләрдәге кеше санына игътибар иткәнегез бармы икән сезнең? Булмаса, бер карагыз, дөрес булмаган очракта төзәттерегез. Моның мөһимлеген Венера Низамова: “Әгәр бер генә ай суны, электр энергиясен исәпләү приборларындагы саннарны күрсәтә алмый калсаң да, ул автомат рәвештә норматив буенча һәм кеше санына карап исәпләнә”, ди. Каты көнкүреш калдыклары белән эш итү хезмәтенә түләүләр исә, гомумән, шушы йортта яшәүче җан башыннан чыгып хисаплана. Һәм шунда яшәү-яшәмәвенә карап та түгел, шушы йортта пропискада тора икән, әллә кайда читтә яшәсә дә, аталган хезмәтләр өчен шушында түли булып чыга.

Ике оешма кушылганның нәтиҗәсе буларак, 2020 елның беренче мартыннан йорт, торак хуҗаларына барлык төр хезмәтләрне: салкын судан файдаланган, каты көнкүреш калдыклары белән эш итү һәм электр энергиясе өчен түләү бер квитанциядә килә башлаячак. Аңарчы булган төгәлсезлекләрне, аңлашылмаучанлыкларны төзәтеп бетерү кирәк. “Ә төгәлсезләкләрне төзәтү өчен авыл җирлегеннән алынган  гаилә составы турындагы белешмә һәм “Татэнергосбыт”ка язылган гариза кирәк”, -ди Венера Равилевна.

Сорауларыгыз булса сез безгә дә: 2-26-42 телефоны аша шалтырата аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев