Чүпрәледә озын гомерле гаиләләр хөрмәтләнде
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә озын гомерле гаиләләр хөрмәтләнде

Июльнең 8нче числосы Россиядә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне буларак билгеләп үтелә.

Әлеге датаны әһәмиятле көн буларак билгеләп үтү тәкъдиме белән, 2008 елда, депутатлар чыга. Гаилә кыйммәтләренә игътибарны көчәйтү максатын күздә тоткан бу көнне Чүпрәле районында да 40, 45, 55 ел бергә гомер кичерүче парлар хөрмәтләнде.

Икенче һәм аннан соңгы балаларын тудыручы әниләргә “Ана капиталы” сертификаты тапшырылды. Яшь парларның никахлары теркәлде. Әлеге тантаналар район ЗАГС бүлегендә үтте. Чарада район Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гафаров катнашты. Ул, шулай ук, Алешкин-Саплык авылында яшәүче, районда парлылыклары буенча иң озын гомерле булган Шевелёвларга да барды. Еллар дәвамында бергәлекләрен саклап кала алган, авырлыклар алдында баш имәгән, гаиләсенә тугры калган өлкәннәргә Марат Гафаров “Озынгомерлелек сертификаты” һәм бүләк тапшырды.

М.Р.Гафаров:

– Гаилә – һәр кеше өчен иң якын һәм мөһим. Гаиләдә генә бер-береңне хөрмәт итүгә, якыннарың турында кайгыртуга өйрәнеп була. Анда өлкән буыннан яшьләргә әхлакый һәм рухи кыйммәтләр, милли һәм мәдәни гореф-гадәтләр тапшырыла.

Үз балаларын гына түгел, тәрбиягә алган балаларын да лаеклы тәрбияләүче ата-аналарга, күп балалы гаиләләргә, күпьеллык гаилә стажы булган парларга, шулай ук яшь парларга һәм үз гаиләсен булдырырга җыенганнарга бәхет телим. Һәр гаиләдә тынычлык, мәхәббәт һәм үзара аңлашу яшәсен!


Нет комментариев