Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә күпбалалы гаиләләргә  ярдәм күрсәтелә

Демография мәсьәләсе – илдә көнүзәк мәсьәлә булып кала.

Туучылар санын арттыру, күп балалы гаиләләргә дәүләт ярдәме күрсәтү буенча һәр елны өстәмә чаралар күрелә. 2020 елда да билгеле бер үзгәрешләр үз көченә керде.

–Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының  2007 елның 18 январендагы 9 номерлы карары нигезендә ата-аналарга (законлы вәкилләренә) ата-аналар түләвенең бер өлешен төп компенсацияләүне алучы ата-аналарга (законлы вәкилләренә) аларның гаиләләренең уртача җан башына кереме 20000 сумнан артмаган очракта, ата-аналар түләвенең бер өлешенә өстәмә компенсация бирелә,-ди район социаль яклау үзәгенең материаль түләүләр бүлеге мөдире Ольга Хисамова.

Белгеч әйтүенчә, 2020 елның 1 январеннан җан башына кереме яшәү минимумыннан түбәнрәк булган өч һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләргә ата-аналар түләвенең бер өлешенә өстәмә компенсация күләме 100 процентка кадәр арта.

Шул ук вакытта гаиләнең җан башына уртача кереме яшәү минимумыннан түбәнрәк булган, ата-ана түләвенең бер өлешенә өстәмә компенсация алучы күпбалалы ата-аналарга компенсация күләме автомат рәвештә арттырылачак. Яңа күләмдә компенсация билгеләү өчен социаль яклау органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәкми.

Компенсация күләме түбәндәге формула буенча исәпләнә:    ДК=Ф х (100%-МДД) - К:

    ДК компенсация күләме;

   Ф тиешле елга башкарма комитет карары белән расланган ата-ана түләвенең күләме фактта алына торган күләме;

   МДД – гражданнарның ата-ана түләвенә чыгымнарының максималь мөмкин булган өлеше;

    К – ата-аналар түләвенең бер өлешенә төп компенсация күләме.

Реклама

 

Гаиләнең һәр әгъзасына туры килгән керемнең күләме

1 балага

2 балага

3 балага

мөрәҗәгать итү датасына Татарстан Республикасында билгеләнгән бер кешегә яшәү минимумы күләменә кадәр (18 яшькә кадәрге өч һәм аннан да күбрәк баласы булган гаиләләр өчен)

      0

        0

          0

10000 сумга кадәр

     60

      38

     23

10001дән алып 15000 сумга кадәр

    70

      43

    36

15001дән алып 20000 сумга кадәр

    80

     53

    53

20000 сумнан артыграк

  100

    100

     100

 

Мәктәпкәчә белем бирүнең уку-укыту программасын гамәлгә ашыручы мәгариф оешмасында баланы карап торган һәм тәрбияләгән өчен гражданнарның ата-аналар түләвенә чыгымнарның максималь мөмкин булган өлеше

Ата-ана түләгән акчаның бер өлешенә өстәмә компенсация билгеләү өчен кирәкле документлар:

–мөрәҗәгать итүченең һәм аның гаилә әгъзаларының керемнәрен раслый торган документлар, компенсация бирү турында гариза бирелгән айга кадәрге соңгы алты ай;

–бала (балалар) туу турында таныклыкның Татарстан Республикасыннан читтә дәүләт теркәвенә алынган очракта күчермәсе;

–Россия Федерациясенең башка субъектлары территориясендә урнашкан гомуми белем бирү оешмасыннан, һөнәри белем бирү оешмасыннан һәм югары белем бирүче мәгариф оешмасыннан уналты яшьтән унсигез яшькә кадәрге баланы (балаларны) укытуны раслый торган белешмә;

–никах турында таныклыкның күчермәсе – никахлашуны Татарстан Республикасыннан читтә дәүләт теркәвенә алган очракта;

–Россия Федерациясе гражданнары законнары нигезендә рәсмиләштерелгән ышанычлы затлар өчен ышанычнамә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев