Чүпрәледә Кадыкай Абыз бабай каберенә меңләгән мөселман килде
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә Кадыкай Абыз бабай каберенә меңләгән мөселман килде

Исегезгә төшерәбез, һәр елны май аеның соңгы җомгасында районыбызның Татар Төкесе авылында җирләнгән изге Кадыкай Абыз бабай каберен зыярәт кылу чарасы үткәрелә.

Исегезгә төшерәбез, һәр елны май аеның соңгы җомгасында районыбызның Татар Төкесе авылында җирләнгән изге Кадыкай Абыз бабай каберен зыярәт кылу чарасы үткәрелә.

Быел да шушы максаттан әлеге җирлеккә районыбыз мәчетләре имамнары, күрше өлкәләрдән һәм республикалардан мөселман кардәшләребез килгән, хәтта Мәскәүдән махсус кайтучы кунаклар да бар иде. Әлеге кабер Татар Төкесе авылының көньяк биләмәсендә кадерләп саклана. Кабер өстенә таштан ясалган ак тактада язулар бар. Аның уң ягына изге дога сүзләре : " Бисмиллаһир- рахмәнир- рәхим әшһәдү әл лә иләһә иллә- лаһу вә әшһәдү әннә Мөхәммәдән габүһү вә рәсүлүһү. Йә дәликәл йә мәссәбикә карәмә йә сәбил әл морсәлин" (тәрҗемәсе: рәхимле һәм изгелекле Аллаһ исеме белән. Мин Аллаһыдан башка тәңре юк икәненә һәм Мөхәммәд - Аның илчесе икәненә таныклык бирәм. Мин раслыймын- ошбу җибәрелмеш бәндә безнең юлыбызда олуг бүләк булды). Соңгы елларда Абыз бабай кабере урнашкан җирлекне төзекләндерү буенча авыл халкы да, Иске Кәкерле авылы жирлеге үзидарәсе дә зур кайгыртучанлык күрә. Район Башкарма комитеты Җитәкчесе Марат Гафаров та бу эшкә зур өлеш керткән. Җаваплылыгы чикләнгән “Фламинго” җәмгыяте һәм юл төзүчеләр оешмасы эшчеләре дә хәлдән килгәнчә эш башкарганнар. Имамнар аларга нык исәнлек, хәерле озын гомер теләделәр. Авыл җирлеге башлыгы Сәхаутдин Хөсәенов җитәкчелегендә авыл халкы да кабер территориясен чистартуда зур хезмәт куйган. Татар Төкесе авылында яшәүче Нурулла Шәрәфетдинов һәр елны әлеге изге эшне башлап йөрүчеләрдән санала. Хәзер аның тирә- юне койма белән тотып алынган һәм изге зиратны хаҗ кылырга килүче мөселман кардәшләребез шунда намаз укып дога кылыр өчен ышык урын булдырылган, бина читенә айлы манара куелган. Бүгенге җыен Татар Төкесе имам-хатибы Садыйков Хәмзә Зәйдулла улының Коръән укуы белән башланып китте. Аннан соң Ульяновск каласыннан килгән Дамир хәзрәт җыенны дәвам итеп, динебез нигезләрен шәрехләп, вәгазь сөйләде, Коръән сүрәләрен укып, халык тарафыннан изге саналган Абыз бабай рухына дога кылдырды. Район Башкарма комитеты Җитәкчесе Марат Гафаров чарага килгән барлык мөселманнарны ихлас күңелдән тәбрикләде, изге йоланың киләчәктә дә шулай бердәмлектә дәвам итүен теләде. Районыбызның зур мәчетләреннән килгән имам-хатиблар да халыкны дога кылдырып вәгазьләр сөйләделәр. Корбан таратып, сәдакалар өләштеләр. Ә корбаннар быел да берничә дистә иде. Имамнар, кунаклар һәм авыл халкы тәгъбир әйтеп, дога укыдылар, корбан ите һәм сәдакалар өләштеләр. Аннан соң имамнар авыл мәчетендә җомга намазы укыдылар. Кадыйкай абыз каберенә килгәндә, риваятьләргә төренгән бу шәхес турында тарихи әдәбиятта мәгълүмат юк.

Әмма вакыт үтү белән халык Кадыйкай абызны изгеләр рәтенә кертеп куйган. Җирле тарихчылар, имамнар, картлар аның турында халыкка гел аңлатып тора. Шуларның берсе – Төке имамы Хәмзә хәзрәт Сабитов. "Кадыйкай изге – Төке кешесе түгел. Аның турында мондый мәгълүмат бар: авылга бер яшь егет килә. Аны мулла үзенә хезмәтче итеп яллый. Мулла күп итеп урман ала, ә ялчы ике ат олавы белән урманнан агачларны ташый. Мулланың башына бу нинди кеше соң, нишләп ул бер дә ярдәм сорамый дигән уй килә. Мулла урманга икенче бер юл белән барып, ялчының эшен күзәтергә карар кыла. Озакламый ялчы да эш урынына килеп җитә. Ул утырып намаз укый, дога кыла һәм эшенә керешә. Ул агачка орынган саен, агачлар олауга ята. Мулланың һушы китә. Тиз генә кайтып остабикәсенә булган хәлләрне сөйли. Шуннан мулла әлеге ялчыга бер өй җиткереп бирә, ялчы шунда изге эшләр белән шөгыльләнә, өшкерә, савыктыра башлый. Кадыйкайның даны күп җирләргә тарала", дип сөйли Төке имамы. Бәйрәмгә килгән олырак яшьтәгеләрнең күбесе Кадыйкай абызның патша кызын дәвалаганын да сөйләп бирә. Патша бу игелек өчен аңа 800 һектар урман һәм 90 һектар болын бирергә фәрман чыгарган, урман-болыннарны абыз Татар Төкесе авылы исеменә яздыра. "Кадыйкай абызның гомере урыс солдатлары белән сугышта өзелә. Бу сугыш янәшәдәге Иске Кәкерле белән Яңа Кәкерле авыллары чатында була. Бу көчләп чукындыру заманында булгандыр, күрәсең. Бәрелештә халык белән абыз бабай җитәкчелек иткән. Бик күп ир-егетләр һәлак була. Кадыйкай абыз бабайны Төкегә кайтарып җирлиләр", ди Хәмзә хәзрәт. "Бу бәйрәм бүгенге көндә – аңлавымча, халыкны берләштерү, туганнары белән очраштыру, дингә өндәү. Әзме-күпме без вәгазьләр ишетәбез, барсы да халык өчен, тискәре мәгънәсе юк моның. Менә биредә хәзер Мәскәүдән, Казаннан, Чуашстаннан, Сембернең ярты татары диярлек туганнары, дуслары белән очрашалар. Төке халкының электән, бабайлардан калган җыены бу", диде Азатлыкка чараны оештыручыларның берсе булган Нурулла Шәрәфетдинов. Халык хәтеренә шулай кереп калган бу вакыйга тарихи чынбарлык булуы да ихтимал. Урыслар Казан ханлыгын басып алгач, Әби патша заманнарына кадәр абызлар рәсми булмаган мулла булып торалар. Алар чын милләт юлбашчылары булып, кайчакта дәүләт сәясәтенә каршылык та күрсәтәләр. Абызлар хәрәкәтекөчләп чукындыру вытында да, лашманчылык белән изү чорында да бик актив була. Кадыйкай абыз бәйрәмендә ир-атлар зират эчендә, хатын-кызлар махсус койма артында җыела. Шунда бер-берсенә сәдакалар өләшәләр. Зират эчендә укылган догалар, сөйләнгән вәгазьләр тавыш көчәйткечләр аша тирә-якка бик әйбәт ишетелә. Мәчет хакына да, зират тирәсен тәртипкә китерер өчен дә сәдака туплана. “Соңгы вакытта колхозлар бетте, агрофермага күчтек. Агроферма директоры булып Вагиз Алиуллов килде. Абыз бабай зираты белән кызыксынды, корбаннар чалганны ишетте. "Ник өстәл әзерләмисез, Нурулла абый, бар чыгымны үз өстемә алам", диде. Аның тәкъдиме белән өстәлләр, аш пешерү өчен махсус урыннар булдырылды. Бүгенге өстәлгә ризыклар мәчет акчасына алынды. Бер өлешен халык китерә. Корбан ашлары пешереп киләләр. Вагиз Алиуллов хәзер үзе дә бакыйлыкка күчте, урыны җәннәттә булсын”,- ди Нурулла Шәрәфетдинов.


Нет комментариев