Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә “Ел сыйныф җитәкчесе” һәм “Ел педагог-оештыручысы” билгеле булды

“Ел сыйныф җитәкчесе” конкурсы 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе базасында үтте.

Анда куст этапларында җиңү яулаган иң көчле, кыю һәм талантлы сыйныф җитәкчеләре: Кече Чынлы урта мәктәбеннән Ләйсән Замдиханова, Хорновар-Шигали урта мәктәбеннән Тамара Денисова, Чуваш Чүпрәлесе урта мәктәбеннән Ирина Одинцова, 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбеннән Екатерина Куликова, Шланга урта мәктәбеннән Эльмира Якупова,  Матак урта мәктәбеннән Светлана Казакова, Түбән Чәке урта мәктәбеннән Валентина Иванова, Зур Аксу урта мәктәбеннән Елена Митрошкина һәм педагог-оештыручылар: Алешкин-Саплык урта мәктәбеннән Диана Тимошкина, Түбән Чәке урта мәктәбеннән Елена Кузнецова, Кече Чынлы урта мәктәбеннән Гөлсинә Шәйдуллина һәм Шланга урта мәктәбеннән Флера Нуртдинова көч сынаштылар.

Конкурсның төп максаты бүгенге көндә перспективалы булган тәрбия алымнарын ачыклауны, аларны популяштыруны һәм тәрбия уртаклашуны күздә тотты.

Конкурсның беренче этабы – “Минем тормыш һәм һөнәр” дип исемләнгән иде. Бәйгедә катнашучыларның чыгышлары презентация-слайдлар белән ныгытылып, күрсәтелеп барды. Презентация-слайдларда укытучыларның үзе җитәкчелек иткән сыйныф белән башкарган эшләре, төрле конкурсларда катнашып, яулаган уңышлары, гомумән, сыйныфның тормышы чагылыш тапты. Бәйгенең икенче өлешендә исә конкурсантлар үзләре эшләгән программаларны якладылар.

Конкурс нәтиҗәләре буенча педагог-оештыручылар арасында I урынны Елена Кузнецова (Түбән Чәке мәктәбе) яулады. Диана Тимошкина – II, Гөлсинә Шәйдуллина  III урынга лаек булды.

Реклама

Сыйныф җитәкчеләре арасында Светлана Казакова (Матак мәктәбе) – I урын, Екатерина Куликова (1 номерлы Иске Чүпрәле мәктәбе) – II урын, Ләйсән Замдиханова (Кече Чынлы мәктәбе) һәм Елена Митрошкина (Зур Аксу мәктәбе) III урынга чыктылар.

Бәйгедә призлы урыннар яулаучыларга I, II, III дәрәҗәдәге Дипломнар һәм истәлек бүләкләре тапшырылды, катнашучылар исә лауреат Дипломнары белән бүләкләнделәр.

Рәсимә Сабитова, район мәгариф бүлегенең тәрбия эшләре буенча методисты, жюри әгъзасы:  

–Бәйге сыйныф җитәкчеләренә һәм педагог-оештыручыларга үз осталыклары белән уртаклашырга, тәҗрибә тупларга мөмкинлек бирә. Ә инде беренче һәм икенче урыннар яулаучы призерлар исә республика күләмендәге бәйгенең зона этабында безнең район данын яклаячак. Аларга уңышлар һәм җиңү юлдаш булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев