Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә эчкечләрнең мәҗлесе пычак белән тәмамлана

Илдус Вәлиуллов белән Рәмис Тагиров - бер авыл егетләре. Иске Кәкерледә туып-үскәннәр, балачак һәм яшьлек еллары да шунда узган.

Олыгайгач та дуслык җепләре өзелмәгән. Йорт-җир эшләрендә бер-берсенә ярдәм итәргә ашкынып торганнар. Якын авылдашлар спиртлы эчемлекләрне дә кире какмаган, берсендә шешә булса йөгерә-йөгерә табышканнар, бергәләшеп шешәне бушатканнар.

Мондый гадәт көндәлек тәртипкә әйләнгән.  2019 елның 31 июль кичендә дә ике дус Рәмис өендә күңел ачкан һәм бу чара төн уртасына кадәр сузылган. Берчак тәмам исереп, акылларын җуя башлаган ике авылдаш арасында низаг чыккан. Исерекнең куллары кычыта бит. Хәмер тәменнән үзенә контрольлек итүне югалткан Илдус Вәлиуллов та дустының өендәге кухня өстәленнән пычак алып Рәмискә ташлана һәм аны корсагына кадый. Аны ашыгыч ярдәм машинасы белән район хастаханәсенә китерәләр. Аны үлемнән алып калу өчен табибларга шактый зур хезмәт куярга туры килә.

Билгеле, җинаять эше суд каравына кертелә. Хөкем ителүче дә (бу очракта Илдус Вәлиуллов) суд утырышында үзенең гаебен тулысынча таныды. Балачактан дус булулары, ярдәмләшеп яшәүләре турында судта да сөйләде ул. Ә менә ни өчен дустына пычак кадап, үлемгә дучар итәргә теләгәнен генә аңлата алмады.

“Айнык булсам мондый эшне әлләнигә эшләмәс идем”,- ди. Шул рәвешле авылдашыннан гафу үтенә. Рәмис Тагиров исә бер ай хастаханәдә дәвалана. Бу вакытта Илдус Рәмис янына килеп йөри, ашамлыклар китерә, дарулар алу өчен акчасын да бирә. Суд гаепләнүче Илдус Вәлиулловның җиңеләйтә торган бу гамәлләрен исәпкә алып, аны җәмгыятьтән аермыйча гына төзәтү мөмкин булуын һәм аңа карата ирекне чикләү рәвешендәге өстәмә җәза төрен кулланмауны күздә тотып, иреген чикләмичә генә өч елга шартлы хөкем җәзасына тартты. Хәзер ул өч ел дәвамында айга ике мәртәбә шартлы хөкем ителүчеләрнең тәртипләрен контрольдә тота торган органга килеп теркәлү үтәргә тиеш. Аракының явызлык икәнен дә аңлаганнардыр бу дуслар, дип тә ышаныйк.

                                       * * *

Нәкъ шуңа охшашлы хәл 2019 елның 10 август кичендә Иске Дуван авылында да була.

Исерек хәлдәге 43 яшьлек Андрей Туманин үзенең бертуган энесе С. белән кинәт кенә әрләшә башлый. Ачуына чыдый алмаган Андрей кухнядан пычак алып, бертуганының күкрәгенә кадый. Белә торып кеше сәламәтлегенә зыян китергәне өчен, район суды аңа карата тиешле хөкем карары чыгарды һәм өч елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итте. Хәзер Андрей Туманин  махсуслаштырылган дәүләт органына килеп, айга ике мәртәбә теркәлү уза.   

Язма Чүпрәле район судының  матбугат хезмәте ярдәме белән әзерләнде.         

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев