Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә 50 йортка зыян килгән

Ни генә дисәң дә,  кешелекнең табигатьнең көйсезлегенә каршы торырлык көче юк.  Узган ялларда булган хәлләр – йорт-абзарларның җил-давыл аркасында җимерелүе шул хакта кисәтә.

5 июль көнне кич белән район территориясеннән көчле яшен, давыллы яңгыр узды. Нәтиҗәдә урыны-урыны белән катлаулы хәл килеп туды: Яңа Элмәле һәм Иске Чокалы авыл җирлекләрендә яшәүчеләр табигатьнең бу халәтеннән шактый зыян күрде. Авыл башлыклары хәбәр итүенчә, урамнарда агачлар ауган, көчле җил аркасында шәхси йортларның түбәләре һәм капкалары, ишегалды корылмалары җимерелгән.  “Ак Барс-Чүпрәле” агрофирмасы карамагындагы агач бинаны яшен сугып, янгын чыккан.  Район буенча барлыгы 50ләп шәхси йорт зыян күргән.

–Әллә нинди, бик куркыныч итеп болытлады башта, яшен яшьнәргә тотынды, аңарчы бер мизгел давыл чыкты. Олы урам буйлап кына менде ахры ул давыл, нәкъ шушы урамда яшәүчеләр күбрәк зыян күрде. Безнең Фәнилләрнең дә сарай башын каерып ташлады. Шунда ук авыл җирлеге башлыгы да, туганнар да килеп җитте. Бергәләшеп сарай башын яңадан ябып та куйдылар, -дип сөйли Иске Чокалы авылында яшәүче Гүзәлия Шәйхәттарова.

Дүшәмбе көнне Чүпрәле районы Башкарма комитетында да әлеге  гадәттән тыш хәл сәбәпле комиссия утырышы узды. Анда иминият агентлыклары вәкилләре, шулай ук банкларның райондагы бүлекләре җитәкчеләре чакырылган иде. Унлаган зыян күрүчеләрнең  милеке иминиятләштерелмәгән булуы  да ачыкланды. Очрашу барышында зыян күрүчеләргә ничек ярдәм күрсәтү турында фикер алыштылар.

Белешмә

Җир шарында һәр секунд саен 117 тапкыр яшен яшьни. Шуның яртысы – океан өстендә, яртысы коры  җиргә туры килә. Яшен күбрәк Венера, Юпитер, Сатурн, Уран планеталарында күзәтелә.

Яшеннән саклану кагыйдәләре

Беренчедән, өйдә булырга тырышыгыз, тәрәзә яныннан читкәрәк китегез, әгәр болында яки урманда калгансыз икән, биек агач төбенә утырмагыз, кесә телефоныннан сөйләшергә, телевизор карарга, компьютер кабызырга ярамый, су тирәсендә тормагыз, машинада калсагыз тимеренә кагылмагыз, ишекләрне, тәрәзәләрне ябыгыз, җиргә ятарга ярамый, ачык урында калсагыз, табаннарыгызны бер-берсенә терәп куеп, башыгызны аска иеп, аякларыгызны кочаклап утырыгыз, яшен вакытында урман кырыенда, учак янында утырырга, электр баганасы янында басып торырга да ярамый,  велосипедта яки мотоциклда барсагыз, төшегез, алардан 50 метр читкә китеп торыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев