Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле юбилярын Шомыршыга барып котладылар

Матак авылында туган Мария Степанова Одиновоква үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. 

Мария Степанова хәзерге вакытта Чувашия  Республикасында Шомырша авылында  Валентин исемле улында  яши.

Юбиляр гомер буе туган колхозында эшли. Тормыш иптәше белән алты бала тәрбияләп үстерәләр. Ни кызганыч, ире Николай Иванович 2002 елда ук вафат була. Хуҗалык эшләре тулысынча  Мария Степановнага йөкләнә. Балалары сүзләренә караганда, Мария Степановна бик актив һәм хезмәт сөючән хатын-кыз булган.

Реклама

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы, ТАССРның 100 еллыгы, "Сугыш хатын-кыз йөзле түгел" проекты кысаларында район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин һәм Матак авыл җирлеге башлыгы Валерий Михайлов юбилярны Шомыршы авылына барып  котладылар, Россия Президенты В. В. Путин исеменнән Котлау хаты, шулай ук район башлыгы исеменнән истәлекле бүләк  тапшырдылар.

“95 яшьлек юбилейга да килергә насыйп булсын,  сәламәтлек һәм озын гомер телибез", - диде Алексей Ярухин.

Балалар да бу көнне яраткан әниләренә рәхмәт сүзләре әйттеләр.  Мария Степановнаның  14 оныгы һәм 15 оныкчыгы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев