Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле техникумы студентлары Дипломнар алдылар

Күп тармаклы технологияләр техникумын тәмамлаучыларга белгечлек документын тапшыру тантанасы булды

Быел аграр производство һәм халык хуҗалыгы өчен 88 студент «Автомобиль транспортына техник хезмәт күрсәтүче һәм ремонтчы», «Җәмәгать туклануы продукциясе технологы», «Автомеханик», «Тракторчы» һәм «Эретеп ябыштыручы» белгечлекләре буенча дипломнар алды.

Бу һөнәрләрнең барысына да бүген хезмәт базарында ихтыяҗ зур. Быел коронавирус пандемиясе аркасында дипломнар бирү барлык саклык чараларын үтәп, аерым режимда булды. Массакүләм чаралар тыелуга бәйле рәвештә, дипломнар тапшыру ачык мәйданчыкта булды. Араларында тиешле дистанция калдырып төзелеп баскан яшь белгечләр үз чиратларын түземсезлек белән көттеләр. Күп тармаклы технологияләр техникумы студентларына дипломнарны Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров һәм техникум директоры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Алексей Черланов тапшырды.

Марат Ринат улы ихлас күңелдән тәбрикләп, аларга үз көчләренә ышануны, киләчәккә билгеләнгән барлык планнарының тормышка ашуын теләде. Яхшы укулары һәм техникумның җәмәгать тормышында актив катнашулары өчен Ксения Долговага һәм Вадим Ишмуковка Мактау грамоталары тапшырды.

Алексей Черланов та студентларны укуларын уңышлы тәмамлау белән котлады, аларның әти-әниләренә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Тантанада катнашучылар барысы да чыгарылыш сыйныф укучыларына бәхет, иминлек, һөнәри осталыкта уңышлар теләделәр. 

Яңа гына диплом алган студентларның әти-әниләре исеменнән яшь белгечләргә Әлфия Кислякова һәм Рәмзия Шәрәфетдинова мөрәҗәгать итте.

–Хөрмәтле укытучылар һәм мастерлар! Бүген сезгә чын күңелдән рәхмәт әйтәсе килә. Нәкъ менә сез безнең балалар өчен икенче әти-әни булдыгыз, аларга зур кайгыртучанлык күрсәттегез һәм укуда, тормышта яңа үрләр яулау өчен белем һәм стимул бирдегез. Сезнең һөнәри осталыгыгыз, балаларыбызга карата түземлегегез һәм кайгыртуыгыз өчен рәхмәт әйтәбез. Сезнең ярдәм белән безнең балаларыбыз чын белгечләр булып җитештеләр.

Балалар!   Киләчәк казанышлар  һәм уңышлар өчен беренче адымны сез инде үттегез, хәзер тормыш юлын ничек дәвам итү турында җитди һәм җаваплы карарлар бусагасы алдында торасыз. Сайлаган һөнәрегез бәхет китерсен, сезнең барлык башлангычларыгызда да уңышлар телибез, - дип билгеләп үтте алар.

Алдагы тормыш яшь белгечләр кулында. Аларның һөнәри әзерлегенә районның киләчәге дә бәйле. Шуңа да бүген һөнәри белгечлек турындагы дипломга ия булган белгечләргә район киңлекләрендә, тормышта үз урыннарын табуларын телисе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев