Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районының 30 белем бирү учреждениесе укучылары өчен үз ишекләрен ачты

2 сентябрьдә Чүпрәле районының 30 белем бирү учреждениесе үз ишекләрен ачты. Быел район мәктәпләренә 2200дән артык укучы килде, шуларның 200гә якыны - беренче сыйныфка.

Районның белем бирү учреждениеләрендә “Белем көне”нә багышланган тантаналы линейкалар узды.  Традицион рәвештә укучылар өчен куркынычсызлык һәм Тынычлык дәресе үткәрелде.

Район башлыгы Марат Гафаров укучыларны һәм укытучыларны яңа уку елы башлану белән котлады:

"Хөрмәтле укытучылар, педагогик хезмәт ветераннары, укучылар, ата-аналар!

 Белем көне белән чын күңелдән котлауларымны кабул итегез!

Беренче сентябрь-ул яңа мөмкинлекләр, иҗади башлангычларны символлаштыра торган дулкынландыргыч бәйрәм. Беренче сыйныф укучылары беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керә, мөстәкыйль тормыш алдыннан Бердәм дәүләт имтиханнары чыгарылыш сыйныф укучыларын көтә – гомумән, һәр укучы, һәр студент чираттагы белем баскычына басты бүген.

Реклама

Бу көнне укытучыларга аерым рәхмәт сүзләрен ирештерәм. Балаларыбызның укуда һәм тормышта ни дәрәҗәдә уңышлы булуларында, туган районыбыз, республика һәм ил үсешенә нинди өлеш кертәчәкләрендә сезнең педагогик талантыгызга турыдан-туры бәйле.

Бүген Чүпрәле районында сыйфатлы белем алу өчен бөтен шартлар да бар. Яңа уку елы укучыларга тирән белем, мавыктыргыч ачышлар, иҗат шатлыгы алып килсен. Педагогларга һөнәри үсеш, талантлы һәм рәхмәтле балалар телим. Ата – аналарга-балаларының уңышлары өчен һәрдаим горурлык хисләре кичерүне!» диелә котлау телеграммасында.

Бүген исә Марат Гафаров тармак технологияләре техникумында, күппрофильле лицейда узган тантаналы линейкаларда катнашты, студентларны, укучыларны һәм педагогик составны яңа уку елы белән котлады.

 Алешкин-Саплык һәм 1 номерлы Иске Чүпрәле мәктәбе укучыларын котларга Ринат Гайзатуллин килгән иде. Әйтергә кирәк, бу көнне барлык мәктәпләрдә  тантаналы чараларда районның төрле оешма-предприятиеләр җитәкчеләре катнашты. Алар барысы да бу уку елының укучылар өчен яңа белем һәм яңа ачышлар, табышлар елы булуын теләделәр.

Без барыбыз да үзебезнең бүгенгебез белән мәктәпкә, укытучыларга бурычлыбыз, нәкъ менә мәктәптә без киләчәк уңышларыбызның һәм казанышларыбызның ныклы нигезен алабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев