Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районында авыл хуҗалыгы алдынгылары слёты узды

Алдынгылар һәрчак хөрмәтле

Слётка килүчеләрне бәйрәм тантанасы каршы алды: мәдәният йортына килеп керүгә гармунчылар дуэты моңнар бүләк итте, дискозалда бай күргәзмә оештырылган иде. Анда предприятиеләр һәм шәхси эшмәкәрләр җитештергән продукция үрнәкләре – икмәк-булка, макарон, кондитер, сөт әйберләре, бал, чәйләр һәм башкалар тәкъдим ителде.

Хуҗалык итүнең төрле өлкәләрендә югары күрсәткечләргә ирешкән, хөрмәткә лаек хезмәтчәннәрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, район башлыгы Марат Гафаров тәбрикләделәр. Үз чыгышларында алар Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның авыл кешесенең тормыш дәрәҗәсен күтәрү өчен кирәкле шартлар булдыруга юнәлдерелгән зирәк сәясәтен билгеләп үттеләр, гамәлгә куелган төрле программалар өчен рәхмәт белдерделәр.

– Күркәм традиция буенча без агросәнәгать комплексының иң яхшыларын, алдынгыларының шушы залга җыябыз. Алар арасында игенчеләр, терлекчеләр, агрофирмалар җитәкчеләре, кече һәм урта бизнес вәкилләре һәм район халкы иминлеге өчен көн-төн эшләүчеләр. Хөрмәтле авыл хезмәтчәннәре, район үсешенә керткән өлешегез өчен рәхмәт сезгә, - диде Марат Гафаров үзенең котлау сүзендә.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Шакир Ягудин,  “Росимущество”ның Татарстан Республикасы һәм Ульяновск өлкәсе буенча җитәкчесе Альберт Хәйретдинов, «Ак Барс» холдинг компаниясе генераль директоры урынбасары Камил Галиев, Башкарма комитет җитәкчесе Данис Сатдинов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Тәлгать Халитов, шулай ук, җитештерү алдынгыларына рәхмәт сүзләре җиткерделәр. Тантанада алдынгылар бүләкләр, чәчәк бәйләмнәре алды. Узган елгы җитештерү күрсәткечләре нәтиҗәләре буенча иң яхшы предприятиеләр: «Цильна» (җитәкчесе Гафуров Барис Аппау улы), «Ак Барс Чүпрәле» (Николаев Владимир Иванович),  «АгроТрансПорт» (Бариев Дамир Рәшит улы), «Государев Амбар» (Сәлахов Васил Вазыйх улы); фермер хуҗалыклары: «Бикчуров Р.А.» (башлыгы Бикчуров Равиль Ади улы), «Мәхмүтов И. Ф.» (Мәхмүтов Ильмир Фиркат улы), «Амосов А.Н.» (Амосов Алексей Николаевич), «Низамов А. А.» (Низамов Альберт Альфик улы), «Хәйруллин А. И.» (Хәйруллин Альфред Ихтирам улы) җиңүче кубогы һәм Дипломга лаек булды. Сәхнәгә бер-бер артлы комбайнчылар, тракторчылар, сыер савучылар, бозау, караучылар, нәсел эше белән шөгыльләнүчеләр, азык әзерләүдә катнашучылар, ветеран-остазлар күтәрелеп, бүләк алды.

Һәм, әлбәттә инде, җыр-биюсез бәйрәм булалмый. Алдынгыларны үзенең иҗаты белән «Бәрмәнчек» керәшен дәүләт фольклор ансамбле сөендерде.

Фәнис Шәйхаттаров, “Низамов А.А.” КФХы комбайнчысы:

–“Полесье” комбайны белән уракта катнашып, ярышта беренче унлыкка кергән идем. Бүген менә чакырып бүләкләделәр. Коллективыбыз бик әйбәт, дус-тату эшлибез. Киләчәктә дә безгә шулай дәвам итәргә!

Тәлгать Бохариев, “Цильна” хуҗалыгы экономисты:

– Елның-елында зур бер делегация булып бәйрәмгә киләбез. Быел да 25ләп кеше җыелды. Хуҗалыгыбызның күрсәткечләре республикада да иң алдынгылардан. Хезмәт кешесенә хөрмәт күрсәтү кирәк, дип саныйм.

Гомәр Исхаков, авыл хуҗалыгы ветераны:

– Без, ветераннарны да онытмаганнары өчен рәхмәт. Гомеребез колхозда, авыл хуҗалыгының төрле хезмәтләрендә узды. Слётлар алга таба да булсын иде. һәркемгә саулык, уңышларның мул булуын телим.

Сания Фатхуллова, агрофирманың Мунчәли филиалы бозау караучысы:

– 20 елдан артык инде фермада эшлим.  Баштарак сыерлар саудым. Үз хезмәтемне яратам. Безне шулай хөрмәтләүләре – минем өчен горурлык.

ФОТОЛАР

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев