Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районы үзәге төзелә, матурая

Райондашларыбызның көнкүреш шартларын яхшырту, яшәгән җирлегебезне тагын да матурайту максатыннан ел саен шактый гына күләмдә төзекләндерү эшләре башкарыла.

Республика һәм федераль программаларда катнашу әлеге эшләрне уңышлы башкарып чыгарга, киң масштабта төзелеш алып барырга мөмкинлекләр бирә. Моңа өстәп  җирле бюджет мөмкинлегеннән чыгып та, төрле объектлар төзү дәвам итә.

Соңгы елларда район үзәге генә түгел, авыллар да зур үзгәреш кичерде. Торак пунктларда юллар төзелә. Мәдәният, мәгариф, халыкның сәламәтлеген саклау һәм башка  юнәлешләрдә дә күп эшләр башкарыла. Агымдагы ел дәвамында сафка басачак объектлар да дистәдән артык. Шуларның берсе - район үзәгендә ягъни авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек идарәсе бинасына ызандаш бушлыкта төзелә торган “Дуслык” паркы. Район бюджетыннан финанслана торган объектны узган ел җаваплылыгы чикләнгән “СтройБлок” җәмгыяте төзи башлаган иде. Быел бу эшне “Прогресс” муниципаль унитар предприятиесе дәвам иттерә. Хәзер мондагы төзү эшләрен финиш сызыгына якынлаша, дип тә була - парк территориясен яшелләндерү башланган, шушы максаттан алмагач куаклары утыртылган.

Реклама

Район башкарма комитетының архитектура һәм төзелеш эшләре бүлеге начальнигы Радик Баһаветдинов сүзләренчә, монда чәчәк газоннары да булачак, тирә ягы койма белән тотып алыначак, утырып ял итү өчен эскәмәяләр урнаштырылачак,  җәмәгать бәдрәфе эшләячәк, анда кулларны юу өчен җылы су да булачак. Яктырту лампочкалары куелган да инде.

-Бу парк республикабыз төзелүгә – 100 һәм Чүпрәле районы оешуга 90 ел тулу уңаеннан райондашларыбызга бер бүләк булыр дип уйлыйм. Чүпрәле районында күп милләтле халык яшәгәнен истә тотып, аның исемен дә “Дружба” (“Дуслык”) дип куйдык,- ди башкарма комитет җитәкчесе Данис Сатдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев