Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районы оешуның 90 еллык юбилее уңаеннан күренекле кешеләр хөрмәтләнде

Күпчелек бәйрәм чаралары онлайн форматта узды.

10 август көнне Чүпрәле муниципаль районы оешуга 90 ел тулу уңаеннан, илдәге эпидемиологик вәзгыятне исәпкә алып, күпчелек бәйрәм чаралары онлайн форматта узды. Интернет челтәрләрендә #ҖырларЧүпрәле  #ШигырьләрЧүпрәле #90яшьЧүпрәле хештеглары белән видеоязмалар урнаштырылды.

Район оешуның 90 еллык юбилее уңаеннан хезмәте белән данланган, макталган күренекле кешеләр, якташларыбыз,  бүгенге көндә район үсешенә зур өлеш кертүчеләр район хакимиятендә хөрмәтләнде.

Район Башлыгы Марат Гафаров тантанада катнашучыларны бәйрәм белән котлап, хезмәтләре өчен олы рәхмәт сүзләрен белдерде.

–Районыбызда зур бәйрәм. 90 еллык бай тарихы булган Чүпрәлебез көннән-көн үсеп, республикада да лаеклы урын алып тора. Аның үсеше өчен хезмәт куйган шәхесләребез белән без чиксез горурланабыз. Барыгызны да бәйрәм белән тәбрик итәм. Сәламәтлек, бәхетле һәм якты киләчәк телим, -диде Марат Гафаров.

Реклама

Чара барышында Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәләлов "Чүпрәле районының ТАССР социаль-икътисадый үсешенә керткән өлеше турында"гы доклад белән чыгыш ясады.

Бәйрәм кысаларында Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының Котлау хатлары һәм «ТАССР төзелүгә 100 ел» юбилей медальләре һәм Мактау тактасына кертү турында таныклыклар тапшырылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев