Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Марат Гафаров: Россия көне ул – төрле милләт халыкларын берләштергән олы бәйрәм

Сөйләшсәк тә төрле телләрдә – без яшибез Рәсәй дигән бөек илдә

12 июнь – дәүләтебез өчен зур бәйрәм, бу көнне илебездәге 190нан артык милләт вәкиле Россия көнен билгеләп уза.

2002нче елга кадәр 12 июнь  Россиянең дәүләт суверенитеты декларациясен кабул итү көне буларак үткәрелә. 1990нчы елның 12 июнендә РСФСРның беренче съезды депутатлары Россия дәүләт суверенитетлыгы турында декларация кабул итә.  Ил Россия Федерациясе дип атала башлый. 1992нче елның шушы ук көнендә Россия Президентын сайлау буенча ачык рәвештә халыкара сайлаулар үтә. Ул вакытта Борис Ельцин җиңеп чыга. Россия көнендә Россия шәһәрләрендә, башкалабыз Казанда бәйрәм концертлары  уза, шул исәптән безнең районда да төрле чаралар оештырыла. Урамнар милли флаглар һәм символлар белән бизәлә. РФ Президенты тарафыннан Дәүләт премияләре тапшырыла. Бәйрәм салют белән тәмамлана.

Әлеге көн уңаеннан район башлыгы Марат Гафаров та чүпрәлеләрне бәйрәм белән котлый.

“Россия көне ул – илебезнең төрле диндәге, төрле милләт халыкларын берләштергән олы вакыйга. Без Россиянең кайсы гына өлкә-республикасында, шәһәр-авылларында яшәсәк тә, безне уртак максатлар берләштерә. Без Ватаныбыз иминлеге, бүгенге яшәеш, яшь буынның якты киләчәге, Россиянең чәчәк атуы өчен тырышабыз. Әлеге патриотизм һәм гражданлык, ирек һәм гаделлеккә омтылу традицияләре безнең өчен ышанычлы рухи кыйбла булып хезмәт итә.

Кадерле дуслар, әлеге бәй-рәм уңаеннан барыгызга да саулык-сәламәтлек, имин көннәр һәм эшләрегездә уңышлар телим. Илебез тыныч, күгебез һәрвакытта да аяз булсын. Барыгызны да Россия көне белән!”, - диелә район башлыгы котлавында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев