Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле Район Советының 46нчы утырышында ТАССРның 100 еллык тарихын искә алдылар

Район Советының 46нчы утырышында депутатлар Татарстанның 100 еллык тарихы һәм Чүпрәле районының республиканың социаль-икътисади үсешенә керткән өлеше турында доклад тыңладылар.

Докладны район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов ясады.

Чүпрәле районы республика үсешенә лаеклы өлеш керткән төбәк. Төрле архив материалларына караганда, оешкан елларында ук районның алдынгы предприятиеләре һәм тарихта эз калдырырлык шәхесләре булган. Докладта боларның барысы да бәйнә-бәйнә сөйләнелде.

Икенче мәсьәлә булып депутатлар Чүпрәле районы территориясендә автомашиналар кую урыннары ясау, шул исәптән түләүле тукталу урыннары, тәртибенә үзгәрешләр кертүне карадылар.

Утырыш эшенә район башлыгы Марат Гафаров җитәкчелек итте. Чара барышында бөтен каралган мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев