Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

"Чүпрәленең мактаулы гражданы" исемен бирү турында тәкъдимнәр җыю игълан ителә

РАЙОН ХАЛКЫ ИГЪТИБАРЫНА!

Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының 2016 елның 17 июнендәге 9/2 номерлы «Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының Мактаулы гражданы турында»гы карары нигезендә «Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының Мактаулы гражданы» исемен бирү турында тәкъдимнәр җыю игълан ителә.

 «Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының Мактаулы гражданы» исемен бирү турында тәкъдимнәр кертү хокукы дәүләт хакимияте һәм идарә органнарына, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарына, Чүпрәле муниципаль районының җирле үзидарә органнарына, предприятие, учреждение, оешмаларның хезмәт коллективларына, шулай ук район халкының инициативалы төркемнәренә бирелә.

 «Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының Мактаулы гражданы» исемен бирү турындагы мәсьәләне карау өчен түбәндәге документлар таләп ителә:

 - «Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының Мактаулы гражданы» исемен бирүгә тәкъдим итү гаризасы;

 - кандидатның биографик мәгълүматлары;

- кандидатның казанышлары һәм казанышларын тасвирланган хезмәт эшчәнлеге характеристикасы;

Реклама

 - гариза бирү турында карар кабул иткән хезмәт коллективы җыелышы беркетмәсеннән яисә иҗтимагый берләшмәнең коллегиаль органы утырышыннан Өземтә;

 - кандидатның фотосы;

 - Россия Федерациясе законнары белән тыелмаган теләсә нинди өстәмә мәгълүмат (шул исәптән сорап алу буенча).                                                                    

Барлык документлар да тиешле җитәкчеләр тарафыннан имзаланырга һәм мөһер сугылган булырга тиеш.

Тәкъдимнәр җыю вакыты 2020 елның 17 январеннан 5 февраленә кадәр.

Тәкъдимнәр түбәндәге адрес буенча кабул  ителә: Иске Чүпрәле авылы, Центральная урамы, 13 йорт, 106 кабинет, Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы аппаратының оештыру бүлеге, эш телефоны: 8(84375) 2-21-75.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев