Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле делегациясе Удмуртиядә "Мир" предприятиесендә булып кайтты

Хуҗалыкның төп юнәлеше-сөт терлекчелеге

Бүген район башлыгы Марат Гафаров җитәкчелегендәге Чүпрәле районы делегациясе Удмуртиядә "Мир" ҖЧҖ һәм Татарстан Республикасы Алабуга районы территориясендәге  терлекчелек комплексларында булды. Бу хакта район башлыгы Instagram битендә хәбәр итә.
"Терлекчелекне үстерү-безнең өчен мөһим бурычларның берсе",-дип язган Марат Ринатович. 
Чүпрәле фермерлары комплексларның эш үзенчәлекләре һәм хуҗалыкның уңышлы үсеше нечкәлекләре белән таныштылар. Сәфәр "ТР ССП" берлеге тарафыннан оештырылды.
«Мир» ҖЧҖ үз эшчәнлеген Удмуртия Республикасының Воткино районы «Кукуевское» муниципаль берәмлек территориясендә 2006 елдан бирле алып бара. Хуҗалыкның төп юнәлеше-сөт терлекчелеге. Шулай ук игенчелек белән дә уңышлы шөгыльләнә.
«Мир» ҖЧҖ генераль директоры Елена Николаевна Собина авыл хуҗалыгы өлкәсендә 2015, 2016, 2017 һәм 2018 елларда иң яхшы инвестор дип табылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев